поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.04.2021 Киңәш-табыш

Кәфенлекне алдан алып куярга ярыймы?

Газета укучыбызның сорауларына «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә. Кайберәүләр кәфенлекне алдан алып куярга курка, ул үлемне чакырып тора, диләр.

— Бу - уйлап чыгарылган ырым-шырым. Киресенчә, кәфенлекне алдан әзерләп кую хәерлерәк тә әле. Ул синең өчен генә түгел, башка бер үлеп киткән кешегә кирәк булырга мөмкин.
 
Кеше үлемнән куркырга түгел, аңа һәрчак әзер булырга тиеш. Кәфенлектән шикләнергә кирәкми, адәм баласы, теге дөньяга киткәнче, нинди изге гамәлләр эшләдем, дөрес яшимме, дип уйланса иде.
 
— Кәфенлек дигәннән, бик сирәк кенә булса да, мине күлмәгемнән яки костюм-чалбардан җирләгез, дип васыять әйтеп калдыручылар да бар. Бу гамәл диндә хупланамы?
 
— Мөселман кешесен Пәйгамбәребез кимендә бер кат кәфенгә төрергә куша, бу - фарыз. Өч кат кәфенгә төрү - сөннәт. Кәфеннән тыш, күлмәк кидерү ислам динендә дөрес гамәл түгел.
 
— Васыятьне үтәргә кирәк бит, ул синең өстеңдә әманәт булып тора.
 
— Аның үз шартлары бар. Ул дингә каршы килә торган гамәлләргә бәйле булырга тиеш түгел. Каршы килсә, бу васыятьне үтәргә кирәкми. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, әгәр дә кеше гаделсез рәвештә, шулай ук ислам диненә туры килми торган васыять калдырса, аны үтәмәгән өчен гөнаһ язылмый, ди («Бәкара» сүрәсе, 182нче аять).
 
— Хәзрәт, җырчыларны соңгы юлга озатканда, гадәттә, кул чабып калалар. Моңа ислам дине ничек карый?
 
— Бу - дин буенча рөхсәт ителгән гамәл түгел. Мәетне бу рәвешле озатып калмыйлар.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.04.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»