поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.04.2021 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова елкадан гирлянда урлап милициягә эләккән

21 мартта Самараның “Металлург” мәдәният сараенда Самара тамашачысына Илсөя Бәдретдинованың “Вирусыңны сатыйм” дип аталган яңа программасын күреп хозурланырга насыйп булды.

Инстаграмын ачып карасаң, Илсөянең талантына мөккибән киткән Себер һәм Әстерхан, Кырым һәм Идел киңлекләрендә яшәүче татарлар аны күккә чөеп мактыйлар, “Менә бу ичмасам концерт!” – дип, тагын да зуррак уңышларга ирешүен, планканы төшермәвен теләп язалар. Шулай булгач, “Вирусыңны сатыйм” дип аталган бу могҗизаны, коронавирус әле бетеп бетмәгән булса да, мин дә барып күрергә булдым. Зал шыгрым тулы булмаса да, кеше күп иде...
 
Ни дисәң дә, Илсөянең шаккатыргыч чибәр хатын, талантлы җырчы һәм сүз остасы булуын инкарь итеп булмый. Тик аның “атказанган” сүзеннән башланучы югары исемнәре генә юк. Ләкин ул моңа да аптырамый, 2020 елгы программасын “Атказанмаган” дип атап, бер дә исе китмичә, рәхәтләнеп көлеп-җырлап, бөтен Рәсәй буйлап концертлар куеп йөрде. Ә быелгы программасын тагын да үзенчәлеклерәк исем белән атаган да, кара инде, маскасыз-пирчәткәсез сәхнәгә чыккан! Ул гына да түгел, тамашачы сәхнәгә чәчәк-кәнфит чыгарганда, һәрберсе белән кочаклашып-үбешеп, бөтен дөньяны куркыткан вирусның дәрәҗәсен төшереп йөри түгелме? Ни гаҗәп, мондый мыскыллаудан соң вирус куркып чигенгән дә кебек булып тоела. Хәер, чәчрәп, энергетикасы ташып торган хатыннан вирус кына түгел, шайтан үзе дә качар, биллаһи.
 
Илсөяне белмәгән кешеләрне таныштырып үтим инде. Ул Татарстанның Лениногорск районы, Иске Шөгер авылында 1981 елда күп балалы гаиләдә туган. Күршебез, димәк. Бала чагында ирләр эшен яраткан – әтисе белән урман кисәргә йөргән, чалбар киеп, мотоциклда чапкан, сәхнәдә чыгыш ясарга яраткан. Шуңа да мәктәптән соң музыка көллиятен сайлаган.
 
Егерме яшендә кыз Татарстанның танылган журналисты һәм җырчы-композитор Илфак Шиһапов белән таныша. Ул үзенең әче телле, зәһәр җырлары белән Илсөяне зур сәхнәгә чыгара. Социаль һәм сәяси темаларга багышланган җырлар халыкка бик тә ошый, ләкин аларны хөкүмәттәгеләр өнәп бетермиләр. Кайчакта сәхнәгә чыгуына киртә дә куйгалыйлар. Шуңа да карамастан, 2004 елда Бәдретдинованың “Тыелган җыр” дип аталган беренче дискы дөнья күрә, аннан башкалары да бер-бер артлы туа тора. Илсөя, иҗат дөньясына башы белән кереп киткәнен аңлап, Мәдәният университетында югары белем ала, шул арада Илфакка Нариман исемле малай да табып өлгерә. Ләкин аларның никахы рәсмиләштерелмәгән була. Илфак 2017 елда йөрәк өянәгеннән вафат булгач, Илсөягә аның җырларын башкарырга рөхсәт ителми һәм хатынга, үз программасын булдырып, бөтен эшен яңа баштан башларга туры килә.
 
Мөстәкыйль рәвештә яңа программалар белән карьера ясый башлаган җырчының концертлары баштагы елларда ярымбуш залларда уза. Ул гына да түгел, алты - җиде кеше өчен концерт куйган чаклары да күп була. Ләкин ул бирешми, эзлекле рәвештә энәсеннән җебенә хәтле ялт иттереп эшләнгән программалары белән үз тамашачысын табу бәхетенә ирешә. Менә мине дә әлеге концерты белән таң калдырып, “фанаткасы”на әйләндерде дә куйды.
 
Илсөя Бәдретдинованың яңа образы аңа бик тә килешә: бер яктан караганда, ул илә дә талантлы, тиңсез, кул җитмәслек йолдыз булып күренә. Ләкин бүген ялтырап сәхнәгә чыккан чибәр туташ бала чагында күрше бакчасыннан - кыяр, район үзәгендә куелган елкадан гирлянда урлап милициягә эләккән гади генә авыл кызы, үзебез кебек үк дуамал бер чәчби булган икән! Нәрсә турында җырлый башласа да, тамашачы аның балачагына түгел, үзенең яшьлек елларына әйләнеп кайта. “Гафу ит, әнкәй” җырында тамашачы Илсөяне һәм аның әнисен түгел, үзенең әнисен күрә һәм, күңеле нечкәреп китеп, эченнән елый. Туры сүзле һәм җор телле, беркемнән дә курыкмаучы Илсөя Бәдретдинованың “тәмле итеп” сөйләвен дә ярата тамашачы.
 
Бүген аның җыр авторлары итеп Ренат Галиәскәров һәм Вәсимә Хәйруллинаны атыйлар. Өстә әйтелгән “Гафу ит, әнкәй” җырының да авторлары нәкъ алар. Илназар көенә, Гөлүсә Шаһбан сүзләренә язылган «Юри генә» җыры белән, бер очтан, сәхнәдәш дусларын да күрсәтеп чыкты ул. Шулай ук җырчы Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан алынган иң яхшы җырларга да мөрәҗәгать итте.
 
Ләкин тамашачы Илсөянең көр тавышы, чибәр төсе өчен генә йөрми концертларына. Аның унбишләп кешедән торган күпмилләтле төркемендә берәмтекләп сайлап алынган һәр артист та үзенчәлекле талант иясе. Мисал өчен, җырчы Илнур Коләхмәтов – башкорт егете, гитарачы Сергей Тихонов – рус кешесе, Айсхана – якут кызы. Җырчы аларның һәрберсенең үзенчәлекле талантын да ачып күрсәтергә тырыша, төркемдә дә алар бер тән, бер җан булып, бер-берсен ишетеп, куәтләп, искиткеч күтәренке бәйрәм рухы ясый беләләр. Гармунчылар Илшат Хисаметдинов һәм Фәнзил Шәрифуллин, биюче егетләр-кызлар да аерым түгел, ә сәхнәдәге тамашаның лаеклы дәвамы булып, Илсөянең һәр мәзәген, һәр акцентын күтәреп алалар. Гармунчылары өздереп уйнап, залга төшеп-төшеп, аякларыбызны яздырдылар. Гитарачы Сергей Викторович русларның рок җырлары белән үзенә бер концерт куйды. Ә инде якут кызы Айсхананың шаманчарак биюе, тамагының аскы өлешеннән чыккан акчарлак тавышлары аерым тамаша иде.
 
Самаралылар ахыргача артистларны сәхнәдән җибәрергә теләмәделәр. Өч сәгать буе сәхнәдән төшмәгән, биш-алты затлы күлмәк алыштырып, төрле образларда алдыбызга чыккан Илсөя дә аруын күрсәтмәде. Һаман биеде дә җырлады, сөйләде дә шаярды. Инде халык та алкышлап арыгач кына: “Сездән алда чыгып китә алмыйбыз бит инде, аерылыша башлыйкмы әллә, дуслар”, - дигәч кенә, теләр-теләмәс, кайту юлына таба кузгалырга туры килде.
 
Залдан чыгучыларны татар концертларын оештыручы Флорида Локманова озатып тора иде. Һәрбер кеше аңа мондый затлы тамашаны “Металлург” сараеның затлы залында уздырырга мөмкинлек тапканы өчен рәхмәтләрен әйтергә ашыкты.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 02.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»