|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2021 Дин
Рамазан аенда укыла торган зикерләрБеренчесе: Ләә иләәһә илләллааһ зикерен гел кабатлап йөрергә. (Ләәәә –юк, иләәһә – иләһ, табына торган зат; илләллааһ – Аллаһудан башка). Ягъни Аллаһудан башка гыйбадәт кыла, ярдәм сорый, дога кылып юнәлә торган бер зат та юк. Бу – иман кәлимәсе, иң бөек зикер. Иманны яңарта, йөрәкне чистарта, җәннәткә алып керә торган иң мөһим Аллаһны бер дип тану зикере. Гел кабатлап йөрү Аллаһка якынайта, йөрәкне ача. Бу кәлимә җиде кат күкләр һәм җирдән дә авыррак. Ихласлык белән, фикерләп гел кабатларга тиешле.
Икенчесе. Әстагфируллааһә вә әтүүбү иләйһи.
( Әстагфируллааһә - Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә – һәм; әтүүбү – тәүбә кылам; Иләйһи – Аның алдында). Кояш чыкканчы, бигрәк тә таң вакытында, кичен кояш баеганчы йөзәр тапкыр кабатлана. Рамазанда исә тәүбә-истигъфарны мөмкин кадәр күбәйтергә кирәк.
Өченчесе. “Аллааһүммә иннии әс-әлүкәль-җәннәтә вә әгүүзү Бикә минәннәәр”. (Әллааһүммә – әй Аллаһым! иннии – чынлыкта мин; әс-әлүкә – сорыймын; әль-җәннәтә - җәннәтеңне; вә – һәм; әгүүзү – сыенамын; Бикә - Сиңа; минәннәәр – ут газабыннан).
Икенче, өченчесен һәрбер дога ахырында, намазда сәләм биргәч, тәравих намазында сәҗдә вакытында мөмкин кадәр ешрак укырга.
Фото: пиксабай
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|