|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2021 Җәмгыять
Секонд-хэнд кибете сатучысы киемнәр арасында миллионнар тапканАКШның Норман шәһәрендә (Оклахома штаты) секонд-хенд кибетендә эшләүче хезмәткәр кыз иске свитерлар арасында 42 мең доллар (3,1 миллион сум) акча тапкан. Андреа Лессинг яңа китерелгән киемнәрне сатуга яраклымы-юкмы икәнлекләрен тикшергәндә бергә төрелгән ике свитерга тап булган. “Свитерлар арасында 100 долларлык акчалар тутырылган конвертлар бар иде. “Ялган акчалардыр”, – дип уйладым мин, конвертларны күрү белән”, – америкалы кыз бу хәлгә бик аптыраган, әлбәттә.
Андреа 42 мең доллар акча саный. Конвертлар эчендә акча хуҗалары турында мәгълүмат та була.
Сатучы кыз акчаларны үзенә калдыру вәсвәсәсе көчле иде, әмма мин кармага ышанам, дигән. “Минем кызым бар. Мин аны бик яратам һәм аның иминлеген куркыныч астына куя алмыйм. Акчаларны урлау бик хәвефле булыр иде. Мин кылган игелекләрнең әйләнеп кайтуына ышанам”, – ди Андреа Лессинг.
Соңрак аноним булып калырга теләгән акча хуҗалары намуслы булганы өчен кибет хезмәткәренә 1 мең доллар акча (75,8 мең сум) бүләк иткән. Андреа бу акчаларны быел җәй кызының туган көнен үткәрүгә тотынырга ниятли.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Кадр: KFOR
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|