29.03.2021 Киңәш-табыш
Натураль майны ялган майдан ничек аерырга?
“ЕлМай” май бренды сыйфатлы май сайлауның 7 ысулын тәкъдим итә:
БӘЯ
Натураль майның бәясе арзан булырга мөмкин түгел. Әгәр дә бәясе түбән икән – инде шикләнергә сәбәп бар.
ТӨС
Майның төсе – мөһим күрсәткеч. Ул аксыл-саргылт булырга тиеш. Артык ак булса, мондый майны алырга киңәш ителми.
ТӘМ ҺӘМ ИС
Майны иснәп карау һәм кабып карау мөмкинлеге булса, белегез: натураль майда ят тәмнәр, борынга бәрә торган сәер исләр булырга тиеш түгел.
ТУҢДЫРУ
Майны туңдыргыч камерага (морозилкага) куегыз. Аннан алгач, май киселә икән, димәк, бу бик үк дөрес май түгел. Натураль май кискәндә ватылырга, уалырга тиеш.
КАЙНАР СУ
Майның бер кисәген кайнар суда эретеп карарга була. Ялган майдан аермалы буларак, натураль май тигез эриячәк.
КЫЗДЫРУ
Майны табада кыздырып карагыз. Әгәр дә май көрән төскә керсә, каралса, димәк, бу натураль продукт түгел.
ТЕМПЕРАТУРА
Бүлмә температурасында натураль май бераз эребрәк китә. Маргарин яки төрле катнашмалары булган май исә формасын яхшырак саклый.
---
ЕлМай
№ --- | 29.03.2021