|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2021 Мәдәният
Шәһәрнең төп музейларында классик музыка концертлары узачак27 марттан 2 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казанның төп музейларында “Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр" дигән яңа музыкаль проект тормышка ашырыла. Һәр концерт уникаль мәдәни вакыйга әйләнәчәк, ди оештыручылар. Татарстан Республикасы Милли музееның зур филиалларында кыллы квартет башкаруында тематикасы буенча төрле 9 концерт узачак. Аерым алганда, А.М.Горький һәм Ф. М. Шаляпин музейларында 31 март көнне, Габдулла Тукай әдәби музеенда 8 апрельдә, Е.А. Боратынский музеенда 6 һәм 20 май көнне һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда чыгышлар көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|