поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.03.2021 Җәмгыять

Данияне мәктәптә аны гел «запевала» дип йөрткәннәр

Кошки районының Надеждино авылында яшәүче 19 яшьлек Миневәли Мостафин сугышка киткәндә, әти-әнисе дә, туган-тумачалары да, дус-ишләре дә аны елый-елый озаталар. Сөйгән кызы Хәлимә генә еламый, күзеннән бер тамчы да яшь чыгармыйча уйный да көлә, җырлый да шаяра.

Сөйгән егетенең күңелендә шундый ачык күңелле, сөйкемле кыз булып каласы килә аның. “Кара аны, Вәли, дошманны дөмектермичә авылга кайтма! Бик авырга туры килсә, миңа хәбәр бир, ярдәмгә үзем барырмын”, – дип шаяра.

 
Хәлимә егетне озатып өенә кайткач кына күз яшьләренә ирек бирә, мендәргә каплана да бик озак елый. Үксеп елап туйгач, сугышның тизрәк бетүен, Вәлиенең исән-сау әйләнеп кайтуын гозерләп сорый... Ә икенче көнне, таңнан торып, урман кисәргә китә, эчке халәтен беркемгә дә күрсәтми. Ялгыз төннәрендә генә Ходайга догалар яудыра, дошман пулялары егетен урап узуын сорый... Пуля егетнең тәненә керә, керүен. Тик кызның догалары Ходай колагына барып җиткәнгәме, тормыш өчен мөһим органнарын чынлап та урап уза...
 
Сул күзен кара тасма каплаган Вәли сугыштан үз аяклары белән кайтып кергәч, шатлык-сөенечләрнең иге-чиге булмый. Бераздан Хәлимә Вәлине Куйбышевка да, Свердловскига да алып барып, күзен танылган табибларга күрсәтә, әмма алар булмаган күзгә берничек тә ярдәм итә алмыйлар, билгеле. Дошман пулясы Вәлинең сул күзеннән кереп, битен чәрдәкләп, муенына кадәр төшкән икән. Нишләтәсең? Исән кайтканына шатланырга гына кала!
 
Хәлимә Миневәлинең күзенә түгел, үзенә гашыйк бит. Ул аны бик яратып, хөрмәтләп кияүгә чыга. Алар бик матур тормыш корып җибәрәләр, берсеннән-берсе күркәм сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Барысына да югары белем алырга ярдәм итәләр һәм бу гүзәл дөньяда 67 ел тигез гомер үтәләр. Менә шушы түгелме инде бәхет?!
 
Бу матур парның Дания исемле кызлары Куйбышевның төзү институтында укып чыкканнан соң, авылдашы Наил Хисамов исемле егеткә кияүгә чыга, һәм алар Мәскәүгә китәләр. Дания пенсиягә чыкканчы Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли, кызлары Юлияне үчтекиләп үстерәләр. Хатынның күңеле тартылган шөгыле дә була – ул бик моңлы итеп русча да, татарча да җырлый. Халык та аны бик ярата, чыгышын түземсезлек белән көтеп ала. Дөрес, хәзер инде пенсиядә булган Даниянең музыкаль белеме юк. Әмма җырларга ул балачактан яраткан, мәктәптә аны гел «запевала» дип йөрткәннәр.
 
Җырчыны төрле рус оешмалары үзләренә чакырсалар да, Дания Мәскәүнең “Диләфрүз” татар театры сәхнәсен сайлый. Монда да аның рольләре чиксез. Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган «Күрше кызы Фәния»дә - Фәния, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә - Саҗидә, «Судлашырга штули?»да - судья роле кебек әйдәп баручы рольләрне башкара. Тамашачылар бу пьесаларны кабат-кабат карасалар да, беренче тапкыр күргән сыман көчле алкышлар белән сәламлиләр.
 
Даниянең туган авылы Надеждино белән кендеге әлегәчә өзелмәгәнлектән, шушы язманы авылдашлары аның һәм мәрхүм ире Наилнең сәламе итеп кабул итсеннәр иде.
 
Диләфрүз ДЕЖУРОВА-ХӘЙРУЛЛИНА,
 
“Диләфрүз” театры җитәкчесе.
 
Мәскәү шәһәре.

Диләфрүз ДЕЖУРОВА-ХӘЙРУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 25.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»