поиск новостей
Көн мәзәге
  • - Мәсәлән, юмор хисен алыйк.
    - Каян алыйк?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
Архив
 
25.03.2021 Җәмгыять

Кайбер кешеләр 1 нче апрельдән льготалардан "колак кагачак"

Кайбер россиялеләргә балалар түләүләренә, электрон акча янчыгына, банк кредитларына, мәшгульлек хезмәтенә онлайн-гаризалар бирүгә кагылышлы сорауларны хәл итеп бетерү өчен нибары берничә көн вакыт калды. 1 апрельдән коронавирус пандемиясе чорында кертелгән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак, дип хәбәр итә «Матбугат.ру».

Аерым алганда, сигез яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум күләмендә Яңа ел түләүләре туктатыла. 
 
65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче кешеләргә "карантин больничныйларын" рәсмиләштерү мөмкин булмаячак. Бу ташлама да 1 апрельдән гамәлдән чыгарылачак. Мондый адым хөкүмәт тарафыннан коронавирус пандемиясе кызган вакытта өлкән яшьтәге россиялеләрне авыру йоктыру куркынычыннан читләштерү өчен ясалган иде. Бу ташлама бетерелгәч, түрәләр эш бирүчеләргә, мөмкин булганча, өлкән хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим итәләр.
 
Шулай ук март тәмамлангач, Россия Банкының ковид белән авырган гражданнар өчен кредитларны реструктуризацияләү турындагы тәкъдимнәре үз көчен югалтачак. Эпидемия нәтиҗәсендә керемнәре кимегән россиялеләр дә шундый ук ташламадан файдаланды. Моннан тыш, 1 апрельдән кредит оешмаларында бурычлары булган клиентларны ипотекага рәсмиләштерелгән торактан чыгаруны тыю да бетерелә.
 
Апрель башлану белән эшсез россиялеләр дәүләт хезмәтләре ярдәмендә онлайн-теркәлү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. 1 апрельдән аноним электрон акча янчыкларын (шул исәптән WebMoney, PayPal һәм VK Pay) тулыландыру да тыела башлый. Бу тыю терроризмны һәм башка җинаятьләрне финанслауга каршы көрәшү өчен кертелде.
Фото: пиксабай
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы