|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2021 Җәмгыять
"Очрашырга телим": Һәлак булган хоккейчы Тимур Фәйзетдиновның әнисе улына фаҗигале җәрәхәт ясаган уенчыга МӨРӘҖӘГАТЬ белән чыкты19 яшьлек Тимур Фәйзетдиновның әнисе хоккейчының башына алка белән эләккән "Локомотив" уенчысы Дмитрий Тювилинны гаепләмәвен белдерде. Әмма ул аның белән очрашырга, аңлашырга тели. "Матбугат.ру" ачыклаганча, табиблар реанимациядә берничә көн яткан Тимурны коткара алмаган. Үлем белән тәмамланган фаҗига 12 март көнне "Динамо СПб" һәм "Локомотив" командалары арасында булган уенда килеп чыккан иде. Тимурның әнисе улы вафатына бәйле рәвештә беренче тапкыр комментарий бирде һәм "Локомотив" сакчысын бернидә дә гаепләмим, дип белдерде. "Мин аңа сине бернидә дә гаепләмим, дип әйтергә телим. Аңа хәзер бик авыр. Минемчә, бу очраклы хәл. Мин аның белән шәхсән очрашырга телим. МХЛ җитәкчелегеннән шундый мөмкинлек бирүләрен сорадым. Тик әлегә барып чыкмады. Бәлки, бу егет минем күзләремә карарга да куркадыр. Шуңа аның белән аңлашырга телим. Мин аны гаепләмим. Ул хәзер улым өчен уйнарга тиеш дип әйтәсем килә. Тагын да яхшырак һәм көчлерәк булырга тиеш", - ди Елена Фәйзетдинова. Хоккейчының әнисе бу хәлне бәхетсезлек очрагы дип саный һәм нинди дә булса тикшерүләр үткәрүдә мәгънә күрми икән. Тулырак: Мама погибшего хоккеиста Файзутдинова обратилась к игроку, который нанёс её сыну смертельную травму
--- |
Иң күп укылган
|