поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.03.2021 Мәдәният

Нәҗибә Ихсанованың кызы артистка истәлегенә Коръән ашы уздырды

Бүген Казанда танылган артистка Нәҗибә Ихсанова истәлегенә Коръән ашы булды. Кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова артистканың Галиәсгар Камал театрында бергә эшләгән хезмәттәшләрен, туганнарын, гаилә дусларын чакырды. Хатын-кызлар гына җыелган табында Луиза абыстай Коръән аятьләрен укыды.

Нәҗибә Ихсанова 83 яшендә 12 мартта вафат булды. Аны татар җәмәгатьчелеге зур ихтирам белән 15 мартта соңгы юлга озатты. Артистканы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында, хәләл җефете, күренекле драматург Туфан Миңнуллин янына җирләделәр. Искә алу кичәсенә килүчеләр аларның рухына дога кылды, дип яза "Татар-информ".
 
«Әтине 2012 елда Яңа Татар бистәсе зиратына җирләгәндә, әни: „Эх, мине дә Туфан янына куймаслар инде…“ — дип, борчылып әйткән иде. Хәзер алар янәшә, әни әтинең кочагына кереп ятты... Авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын. Соңгы елда авырып урын өстендә ятса да, әнинең вафатына һаман да ышанып булмый», — дип сөйләде Әлфия Миңнуллина-Юнысова күзләреннән яшьләрен сөртеп.
 
 
Кичәдә катнашучылар Нәҗибә Ихсанованы артистка буларак та, туган буларак та искә алып, аның турында якты хатирәләрен сөйләде. Нәҗибә Ихсановалар гаиләдә җиде бала үскәннәр. Артистканың хәзер Нәкыя апасы белән Роза сеңлесе — икәү генә калды. Әлфия ханым әнисенең истәлеге итеп аларның һәркайсының иңенә Нәҗибә апаның ак шәлләрен япты.
 
 
Шулай ук 1950нче елларда Нәҗибә Ихсанова белән бергә Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем алганда бер бүлмәдә яшәгән һәм 60 ел Галиәсгар Камал театрында уйнаган Гөлсем Исәнгуловага да Әлфия ханым истәлеккә яулык бүләк итте.
 
 
Кичәдә Нәҗибә апага багышланган шигырьләр, җырлар да яңгырады. Шагыйрә Илзирә Вәлиуллина артистка хөрмәтенә иҗат иткән шигырен укыды. Ә Нәҗибә Ихсанованың инде мәрхүм Хәния апасының оныгы — Зәринә Вәлиева «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендәге әниләргә багышланган җырны башкарды. Җыр-моңга гашыйк кыз бала аны махсус шушы кичәдә башкару өчен өйрәнгән. Зәринә белән аның сеңлесе Земфирага Әлфия ханым истәлеккә әнисенең сары төймәле муенсаларын тапшырды.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»