поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.03.2021 Мәдәният

Татар эстрадасы җырчылары Флорида Локмановага мөрәҗәгать итәләр (ФОТО)

Казан артистларының концертлары күбесенчә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат Сараенда узуында аның администраторы, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Флорида Локманованың өлеше зурдан. Дөрес, әлегә анда капиталь ремонт бара. Ләкин татар эстрадасы җырчылары, Самарада гастрольләр оештырырга теләсәләр, барыбер Флорида Әгъләмовнага мөрәҗәгать итәләр.

- Флорида ханым, Самарада татар концертлары оештыра башлаганыгызга да байтак бит инде?
 
- «ЦСКБ-Прогресс» заводының Мәдәният сараена (хәзер ул шушы Иҗат Сарае инде) урнашып, бер-ике ел эшләгән идем инде. Бервакыт өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Азат Надиров килеп керде һәм татарчага тәрҗемә ителгән һинд киноларын күрсәтергә тәкъдим итте. Мин ризалаштым, җитәкчеләр дә каршы килмәде. Кулдан афишалар язып, шәһәрнең төрле районнарына элеп чыктык. Ни гаҗәп, киносеанска халык шактый күп җыелды. Аннан икенче берәү эзләп килде: «Мине Хәбил Бикташев җибәрде. Куйбышевта татар концерты уздырырга ярдәм итмәссезме икән?” - дип, афишаларын сузды. Әлбәттә, аңа да ярдәм иттем. Шулай итеп, безнең Мәдәният сараенда Казан артистлары беренче тапкыр концерт куйдылар.
 
- Бу чараларны оештыру җиңел түгелдер? Дөнья хәлләре төрле була...
 
- Һәр эшнең үз мәшәкате бар, әлбәттә. Концертка бер ай кала афишалар эләбез, реклама бирә башлыйбыз. Интернет барлыкка килгәч, эшебез бермә-бер җиңеләйде - социаль челтәрләргә, төркемнәргә белдерүләр эләргә дә мөмкин булды. Билетларны да интернет аша гына сатабыз хәзер.
 
 
Артистларны каршы алып урнаштыру, тукландыру да безнең өстә. Ерактан килгән җырчыларны, ә аларның күбесе Татарстанның халык артистлары, хостелларда гына кундырасы килми. Кунакханә хуҗалары белән аерым сөйләшеп, ташлама ясатып, җайлы бүлмәләргә урнаштырам.
 
Графикка килгәндә, кайсы артистның кайчан килүе бер ел алдан билгеле инде. Гадәттә, февральдә - Салават, мартта - Данир Сабиров, Гүзәл Уразова киләләр. Апрельдә - «Дуслык күпере», ә көзен «Татарча солянка» концертлары уза. Башка артистлар килергә теләк белдерәләр икән, аларга да вакыт һәм урын табабыз.
 
- Ә Самара тамашачысы кайсы җырчыны күбрәк ярата?
 
- Соңгы вакытларда иң күп тамашачы җыйган җырчы - Әнвәр Нургалиев. Шулай ук Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, Гүзәл Уразова концертларына да халык күп җыела. Репертуарлары, тавыш-моңнары белән аерылып торган һәр артистның үз тамашачысы бар.
 
- Ә үзегез кемне яратып тыңлыйсыз?
 
- Арадан берсен генә дә аерып әйтә алмыйм, барысын да бертигез күрәм. Һәрберсе үзенчәлекле, сәләтле. Тормышта да күбесе йомшак күңелле, ачык кешеләр. Кайберләренең гаиләләре белән дә аралашабыз. Концертлар арасында да шалтыратышып, бер-беребезнең хәлен белешеп, бәйрәмнәр белән котлашып яшибез. Еш кына Казанга туган көннәренә, бенефисларга чакыралар.
 
- Ярым буш залда чыгыш ясаган артистлар самаралыларга үпкәләп китмиме?
 
- Заманасы шул хәзер, бар нәрсә дә кыйбат, халыкның акчасы юк. Концертларга иң яраткан артистларына гына йөриләр. Артистлар да моны аңлый. Халыкның аз йөрүенә концертларның күп булуы да йогынты ясый, әлбәттә. Элек елына дүрт тамаша булса, хәзер аена дүрт. Безнең халык «билдән түбән» мәзәкләрне дә яратып бетерми.
 
 
- Сез татар концертларын Самараның башка мәйданнарында да үткәрергә ярдәм итәсез, әйеме?
 
- Концертларга күбрәк кеше килер дип, бер елны Филармония залын алып карадык. Моннан әллә ни отмадык, дип әйтер идем, 900 урынлы тамаша залын көч-хәл белән тутырдык. Аренда бәясе зур. Ришат Төхвәтуллин: «Флорида апа, без чыгыш ясыйбыз да китәбез. Реклама бирү, халык җыю кебек мәшәкатьләр сезнең башка төшә. Җәфаланмагыз, безне Киров мәйданындагы Иҗат сарае да канәгатьләндерә”, - диде. Шулай да, мин аның концертын Филармониядә үткәрүебезгә шатмын.
 
- Флорида ханым, Иҗат сараенда балалар өчен төрле түгәрәкләр эшләп килә. Сез алар өчен дә җаваплымы?
 
- Әйе, ремонтка ябылганчы балаларның «Искорки» музыкаль-хореографик түгәрәге, «Акварели», «Академия танца» эстрада бию ансамбльләре, «Рус халык җырлары хоры», «Сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры» кебек иҗади коллективлар эшләп килә иде. Аларның үз сәнгать җитәкчеләре бар. Көн саен диярлек ниндидер бер чара уза. Ветераннар, инвалидлар, балалар өчен спектакльләр... Әлбәттә, оештыру буенча килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә без ярдәм итәбез.
 
- Гаиләгез, тормыш иптәшегез мондый тыгыз эш графигына каршы түгелме?
 
- Камил профессиясе буенча хәрби хезмәткәр, эшемне никадәр яратканымны аңлап, хәлемә керә белә. Аллаһыга шөкер, көнне-төнгә ялгап эшләсәк тә, балаларыбызга яхшы тәрбия, югары белем бирә алдык. Кызыбыз Юлия Самара педагогия институтының чит илләр теле факультетын Кызыл дипломга тәмамлады, улым Руслан, минем эзләрдән китеп, Самараның сәнгать институтын тәмамлады. Дөрес, үз һөнәре буенча эшләми, бер оешмада менеджер вазифасын башкара. Балалар икесе дә үз гаиләләре белән яшиләр. Руслан белән киленебез Гөлназның кызлары үсеп килә. Буш вакытларымны аңа багышларга тырышам. Ул да «әби-бабай» дип өзелеп тора, бездә куна калырга ярата.
 
- Буш вакытыгыз юк та диярлек, җәен ял итәсездер инде?
 
- Июньдә Иҗат сараенда мәктәп лагерьларында ял итүчеләр өчен төрле чаралар оештырыла. Анда Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары да катнаша. Ике көн рәттән лагерьлар ачу тантанасы уза, программаны тулысынча без әзерлибез. Башка балалар өчен дә төрле чаралар оештырабыз. Самараның курчак театры, Тольятти коллективлары чыгыш ясыйлар. Элек опера һәм балет, яшь тамашачы театрлары тамаша куялар иде, кызганыч, соңгы елларда килми башладылар.
 
Ә июльдән август уртасына кадәр ял итәбез, әлбәттә. Көз җиткәч, җиң сызганып, кабат эшкә керешәбез.
 
 
- Флорида ханым, сез бит әле өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы да? Оешма уздырган чараларда актив катнашасыз, оештыру эшләрендә дә ярдәм итәсез...
 
- Татар җәмгыятьләре уздырган бөтен чараларда да, кулымнан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышам. Соңгы вакытта алар «Заря» мәдәният сараенда уздырылуына карамастан, ничек үткәрделәр икән, бар да яхшы уздымы икән, дип уйлап, борчылып йөрим.
 
- Тамашачыларга нинди теләктә каласыз?
 
- Мин тамашачыларыма бик рәхмәтлемен. Финанс яктан авыр булса да, күптән ремонт таләп иткән залда уздырылган бөтен мәдәни чараларга да йөрергә тырыштылар. Иҗат йорты төзекләндерелгәч, яраткан тамашачыларымны матур һәм якты залга, җайлы кәнәфиләргә утырып тамаша кылырга чакыру мизгелләре кайчан килеп җитәр инде, дип хыялланам. Ул вакытта коронавирус та чигенер, дөньялар да тынычланыр, дип өметләнәм. Очрашуларга кадәр, кадерле дусларым! - дип тәмамлады ул сүзен.
 
("Самар татарлары" журналыннан)

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»