|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2021 Милләт
Республиканың иҗади яшьләре Марат Әхмәтовтан ярдәм сорыйМилли сувенирлар, дизайнерларга үзәк, КВН мәктәбе, татар телле мәгълүмат кырын арттыру. Республиканың актив, иҗади яшьләре шулар турында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән очрашып сөйләште. Алар депутатка үз проектларын тәкъдим итте. Очрашу барышында Марат Әхмәтов аларның кайберләренә аеруча игътибар итеп, комиссия тарафыннан ярдәм булачагын әйтте. − Бу очрашу минем өчен кирәкле һәм әһәмиятле булды. Яшьләр өчен кирәкле проектлар бар. Телебезгә битараф булмаган егет-кызлар барлыгына сөендем. Әлбәттә, барлык проектлар белән кабат яхшылап танышырга кирәк. Яшьләр министрлыгы, иҗади оешмалар белән эшләү телебез киләчәге өчен бик әһәмиятле, − диде Марат Әхмәтов. Егет-кызлар депутат хозурына унлап проект тәкъдим итте. Кайсылары башкарган эшләрен сөйләде, алга таба тагын нәрсәләр турында хыяллануларын әйтте. Хыялларга канат куючы да булды: Марат Әхмәтов күпчелек проектларны хуплап, комиссия тарафыннан ярдәм итәргә вәгъдә бирде, идея ияләре белән яңадан күрешергә кирәк булуын белдерде. Әнә, “Мәркәз” милли креатив лабораториясе җитәкчесе Айзат Минһаҗи дизайнерларны бер урынга тупларга тели. Моның өчен бер урын, үзәк булса иде дип хыяллана егет. Бина Париж коммунасы, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай урамнарында булса, тагын да шәбрәк. — Бу үзәктә ел дәвамында төрле остаханәләр, курслар, лекцияләр узар иде. Проектны чынга ашыру өчен 200 квадрат метр бина кирәк. Хәзерге вакытта 300гә якын татар дизайнерлары базасы бар, — диде ул. — Мәсьәлә нәрсәдән туды? Татар мәдәнияте дигәнне күпләр “авыл мәдәнияте”, “артта калган мәдәният” дип кенә кабул итә. Милли сыйфатлы сувенирлар да юк. Шул бушлыкны бетерергә кирәк. Татар теле укытучысы, “Сәлам” дәреслеге авторы Рашат Якуповның тәкъдимнәре дә Марат Әхмәтов тарафыннан хуплау тапты. Ул Милли китапханәдә Татар теле үзәген ачарга кирәк дип саный. Анда методик үзәк, тел клублары, лекторийлар урын алыр иде. Очрашу барышында “Сәләт” оешмасы вәкилләре дә үз проектлары турында сөйләде. ВикиМәктәпләре хакында да сүз чыкты. Шул уңайдан Марат Әхмәтов узган ел старт алган Татарча Википедиягә мәкаләләр язу конкурсының бик үк зур уңыш казанмавын белдерде. “Сәләт” яшьләр үзәге директор урынбасары Игорь Смирнов та Марат Әхмәтов фикерен дәвам итеп: “Берәр нинди сорау туа калса, барыбыз да Википедиягә керә. Мәкаләне алдым да, яздым түгел, моның өчен белем дә кирәк. Киләчәктә Татар Википедиясе үсәр дип өметләнәбез”, — диде. |
Иң күп укылган
|