|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2021 Хәйрия
"Яшә, әнием, син безгә кирәк!"2020 елның октябрендә Уфада яшәүче 32 яшьлек Светлана Кәримова кискен авырый башлый. Югары температурадан тыш, аның бернинди симптомнары да булмаган. Берничә тапкыр ашыгыч ярдәм килеп, температураны төшерә, ләкин ул яңадан күтәрелә. Ул вакытта Светлана үзен начар хис итә һәм тикшерү узарга була. Аңа "острый миелоидый лейкоз" диагнозы куялар. Хәзер хатын-кыз Төркиядә дәвалана, чөнки Уфада бу авыруны дәваламыйлар.
- Света 13нче хастаханәдә дәваланды. Ләкин хәзер табиблар көчсез, мөмкин булганның барысын да эшләдек, диделәр. Аңарда бу авыруның сирәк була торган авыр очрагы, - дип сөйләде хатынның иренең апасы Аделия.
Барлык бәйрәмнәрне - ире һәм улының туган көннәре, Яңа ел, 23 февраль, 8 мартны Светлана палатада уздыра һәм якыннарын тизрәк күрергә һәм кочакларга хыяллана. Хәле көннән-көн начарлана. Рак күзәнәкләре саны кимеми, шуңа да җилек күчереп утыртуны әлегә эшләргә ярамый. - Миндә бик катлаулы очрак икән. Дәвалаучы табиблар белдергәнчә, алар мине "аларның дәрәҗәсендә түгел". Тиешле шартлар, тәҗрибә һәм медикаментлар юк, - дип язган Света Инстаграмда.
Соңгы өмет - әлеге вакытта ире Рауль белән Света урнашкан Антальяда MedicalPark төрек клиникасында дәвалану. Иренең апасы сөйләгәнчә, табиблар бу сәфәрдән бик курыккан.
- Самолетта очу авыр булды. Хәзер инде алар ламинар палатага урнаштылар, аларга чыгарга ярамый. Алар анда икәү, һәм шартлар да күпкә яхшырак, - ди Аделия.
Клиниканың төп бурычы - рак күзәнәкләре санын киметү һәм ремиссиягә ирешү. Болар барысы да уңышлы үтсә, Светаны җилекне күчереп утыртуны көтә, донор аның бертуган сеңелесе булачак.
Шул ук вакытта ир белән хатынны өйдә 8 һәм 4 яшьлек ике бала көтә.
Бүген инде алар дәвалануның беренче курсын түләгәннәр. Әмма хәзер "химиягә" кыйммәтле препаратлар белән таргет терапиясен дә өстәячәкләр, чөнки хатында геннар мутациясен тапканнар, бу дәвалауны бик катлауландыра.
Әгәр дә сез Светланага сәламәтләнергә һәм өйгә кайтырга ярдәм итәргә телисез икән, акчаны 4274 3200 6533 8504 номерлы карта номеры буенча күчерә аласыз. Алучы Рауль Наил улы (ире).
Фото: ufa.kp/ru
--- |
Иң күп укылган
|