поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.03.2021 Җәмгыять

Дәрия Зарипова: “Тормышта барысы да кирәк булыр дип, трактор йөртергә өйрәндем”

"Мин һөнәрем буенча күбрәк инженер-механик. Мәсәлән, заводта төрле сызымнар белән эшли алам. Ә трактор йөртү ул — күбрәк минем кызыксынуым, һәрвакыт үсеш юлында булырга тырышуым", ди Дәрия Зарипова.

— Дәрия, үзең турында сөйлә әле.
 
— Мин Ижауда туып-үстем, 85 нче мәктәптә укыдым. Кечкенәдән актив идем, 8 ел бию белән шөгыльләндем. 8 нче сыйныфта тегүчеләр курсына йөри башладым. Дизайнер яки тегүче булырга хыяллана идем. Ләкин чит шәһәргә китеп укырга курыктым. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, бер ел эшләрмен дә, аннан соң укырга керермен дип уйладым. Тик әнием: “Барысын да онытып бетерәсең, укырга керергә кирәк”, – диде. Документларымны иптәш кыз белән бер уку йортында тапшырдым. Тик гаризалар кабул ителә торган соңгы көндә Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә тукталырга булдым. Әнә шулай итеп, агроинженерия факультетының “Агробизнеста автомобиль һәм техник система” бүлегендә белем ала башладым. Укырга кергәндә, мин сайлаган юнәлеш бизнес белән бәйле булыр дип уйлаган идем. Тик без тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасын өйрәнә башладык. Беренче курста укытучылар булачак һөнәребез турында бик кызыклы итеп сөйлиләр иде, дуслар да табылды. Башка уку йортына күчәсе дә килмәде. Бүгенге көнгә кадәр нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаганыма үкенмим.
 
— Аңлавымча, трактор белән дуслык та академиядә барлыкка килгән?
 
— Беренче курстан соң без Июльское авылына практика узарга бардык. Анда безгә тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен трактор йөртергә өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Тормышта барысы да кирәк булыр дип, мин риза булдым.
 
— Авыр идеме?
 
— Ул вакытта мин машина йөр­тергә дә өйрәнә идем, бәлки шул да ярдәм иткәндер. Иң авыры төрле тизлекләргә күчерү иде. Ни дисәң дә, авыр техника бит. Трактор ике тормоз педале булу белән аерылып тора. Практика вакытында сенаж өемнәре ясарга туры килде. Ул вакытта каплану куркынычы да бар иде. Тик мин кечкенәдән тәвәккәл һәм куркусыз. Ә трактор заманча булса, аны йөртергә авыр түгел.
 
— Кызларны авыр техника белән бәйле һөнәр ияләре итеп күз алдына китерүе читенрәк.
 
— Мин һөнәрем буенча күбрәк инженер-механик. Мәсәлән, заводта төрле сызымнар белән эшли алам. Ә трактор йөртү ул — күбрәк минем кызыксынуым, һәрвакыт үсеш юлында булырга тырышуым.
 
— Тракторлар биатлоны уеннарында ничек катнашырга булдың?
 
— Мин анда узган ел ук катнашырга тиеш идем инде. Тик пандемия аркасында уеннар булмады. Шуңа күрә быел катнаша алуыма чиксез бәхетлемен. Мин уеннарны ярыш итеп түгел, ә күбрәк күңел күтәренкелеге өчен булган чара буларак кабул иттем. Яңа хис-тойгылар эзләп бардым. Тамашачылар да, катнашучылар да яныма килеп, нидер сораштырдылар, минем белән фотосурәткә төштеләр. Аларның кызыксынулары көтелмәгән дә, шул ук вакытта кызыклы да хәл иде. Җирәбә буенча мин 4 нче булып старт алырга тиеш идем, тик ярышлар көнендә минем беренче булып кузгалуым ачыкланды. Әлбәттә, бик нык борчылдым. Җанатарларыма рәхмәт, алар биргән көч-куәт зур ярдәм булды. Катнашуыма бик шатмын, мондый ярышлар үз һөнәрем белән тагын да якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.
 
 
— Биатлон өчен тутырылган анкетаңда башка кызыксынуларың да күрсәтелгән.
 
— Мин менеджмент буенча икенче югары белем алам. Буш вакытымда сәйләннәр белән чигәргә яратам. Бал биюләренә йөрим. Әйтүемчә, төрле яктан үсәсем килә. Теләгең булса, бар нәрсәгә дә вакыт табарга була.
 
— Димәк, киләчәккә максатларың да зурдан…
 
— Мин хәзер 4 нче курста белем алам, быел диплом яклыйсым бар. Укуымны магистратурада дәвам итәсем килә. Немец телен өйрәнеп, Германиядә яки Швейцариядә үз һөнәрем буенча практика узарга телим.
 
— Немец телен өйрәнәм дисең, ә татар телен беләсеңме?
 
— Мин катнаш гаиләдән. Тик удмурт телен дә, татар телен дә өйрәнергә кирәктер дип уйлама­дым. Хәзер исә ике телне дә бик нык өйрәнәсем килә. Мин студентларның педагогик отряды вәкиле буларак, Татарстанда бер санаторийда эшләү бәхетенә иреш­тем. Шул вакытта бик күп татарча сүзләр өйрәндем. Халкыбызның традицияләре, тарихы белән дә кызыксынам. Әле барысы да алда дип уйлыйм.
 
— Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт, сиңа уңышлар телибез!
 
 

Эльвира ХУҖИНА
Матбугат.ру
№ --- | 19.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»