поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.03.2021 Ана теле

Ана теле: Урысча сөйләмдә татардан алынмалар

“Чит сөйләм”, “алынма”, “варваризм” төшенчә-терминнарына фәнни яссылыкта аңлатма бирә башлаган идек. Әлбәттә инде без моны, максатыбызга ярашлы рәвештә, татар теленә һәм сөйләменә нигезләнеп анализларга алындык. Тик кереш язмада ук кисәтеп кую соралган икән: безнең бүгенге яшәешебездә икетеллелек иҗтимагый мохиттә генә түгел, көндәлек тормышыбызда да мәҗбүрилек шартларына куелган.

Бигрәк тә балаларыбызның, яшьләребезнең уку, хезмәт, ял  шартлары, димәк ки тәрбия мөхитенең зур өлеше дә  дәүләти яссылыкта рәсмиләштерелгән икетеллелек шартларына бәйле. Монда бүгенге уку-укыту сәясәтенең полилингваль юнәлеш алуын да истә тотмый ярамый.
   
Димәк ки, бүген карала торган категорияләребезнең бер тел кысалары белән генә чикләнмәве -- фәнни ихтыяҗга ярашлы, объектив күренеш. Республикабызда икенче дәүләт теле урыс теленә нигезләнгән урысча сөйләмне кулланучылар өчен бу тема күпмедер дәрәҗәдә барыбер кирәкле дип саныйбыз.
   
Үткән язмада  бу тезисның гомумлингвистик нәзәри юнәлешләрен барлый башлаган идек, дәвам иттерик әле:: 
   – алынмалар мәсьәләсе моңарчы, башлыча, тел фәнендә дә тарихи-диахроник яссылыкта каралды; өйрәнү үзәгенә бу төр лексик категориянең кулланыш мәсьәләләре, функциональ-стилистик үзенчәлекләрен ачыклау, сөйләм оештырудагы урыны тиешенчә куелмады. Татар телен дәүләт теле буларак тагын да активлаштыру, куллану даирәсен ничек тә киңәйтү бурычларын хәл иткәндә моңа һичшиксез игътибар кирәк;
   – моңарчы алынмалар, нигездә, язма әдәбияттән, анда да матур әдәбият әсәрләреннән, матбугаттан барланды. Әйтмә чыганаклар өйрәнелмәде диярлек, әйтмә алынма дип бәяләнгәндә дә мисаллар сәхнә әсәрләреннән (ягъни шул ук матур әдәбият әсәрләреннән) китерелде.
 
Алынмалар турындагы фәнни нәтиҗәләр, нигезләмәләр һичшиксез телнең барлык даирәләрендә кулланыла торган мисаллар белән дәлилләнергә тиеш;
   – бүтән тел чыганакларына килгәндә, башлыча, гарәп-фарсы, урыс һәм халыкара берәмлекләргә генә таянылды. Башка телләрдән кергән алынмаларга игътибар җитмәде. Ә алар аз түгел. Бу хакта С.Хәкимнең мари теленә, М.Мәһдиевнең удмурт теленә мөнәсәбәтле язмалары, Р.Әхмәтьяновның Идел буе халыклары телләренә караган хезмәтләре кызыклы мәгълүмат бирә; Бу аспектка без аерым тукталырга ниятлибез;
   – алынмаларның туган телгә “ябышу-ябышмау”, ягъни үзләшү мәсьәләсен дә әле тиешенчә канунлаштырасы бар. Чит сүзне алу теләк-ихтыяҗы бер нәрсә, ә аның телебез кануннарына (сингармонизм, басым таләпләре һ.б.) ярашып, үзләшү мөмкинлеге – икенче нәрсә. Эчтәлеге-семантикасы белән бик кирәкле, бик муафыйк булып та телнең табигый һәм ясалма кагыйдәләренә яраша алмыйча, “кермешәклек” төсмереннән һаман котыла алмыйча яшәп яткан гарәп-фарсы, халыкара һәм урыс берәмлекләре йөзләрчә бит. Чиркәү, марҗа, чучкаларның тәмам берегеп бетеп тә, фидәкарь, мәгълүмат, станция, училище, редакция, газеталарның “кермешәк” булып тоелуын ничек аңларга? Хикмәт нәрсәдә? Фән моны ничек төшендерә? Алга таба ниндиерәк кыйбла тотарга? Андыйлар бит көн саен өстәлеп тора;
   – һәр милләт үзенең телен күз карасы кебек саклый. 1976 елда Франция парламенты “Француз теленең сафлыгын саклау турында” закон кабул итә. Анда игъланнарда, контрактларда һәм башка рәсми документларда чит тел сүзләре кулланган өчен зур суммада штраф каралган. Соңгы вакытларда урыс җәмәгатьчелегендә дә гомер-бакый алынмалар исәбенә “үсеп” торган урыс телен “чистарту” өчен тартыш-көрәш көчәйгәннән-көчәя бара. Бу – каршылыклы күренеш. Милли тел, бер яктан, табигать яралткан күренеш буларак, үзенчәлеген, ягъни сафлыгын сакларга, үзен-үзе кайгыртырга, читләргә бирешмәскә омтыла, тартыша; туган телне башка сүзләр исәбенә үзгәртә бару, аеруча аның грамматик төзелешенә зарар китерү бездә дә элек-электән яраксыз, зарарлы гамәл саналган; икенче яктан, иҗтимагый күренеш буларак, тел берничек тә үз кабыгында гына, үзгәрмичә генә хәрәкәт итә алмый, үсә алмый, ул аралашырга, “кан алыштырырга” тиеш. Шулай да беренче фикер өстенрәк булсын – алынма ул туган телне баетып, аның эчке мөмкинлекләренә күрсәткән, дәлилләгән үзенә бер ачыш булып, яңа бер энҗе бөртеге кебек башка бөртекләр арасына чит-ят булып түгел, ә бәлки үз булып, табигый һәм самими булып берегеп калырга тиеш. Без пуризмнан (үз телеңне барысыныкыннан да өстен күреп, аның сафлыгы өчен ябышып ятудан) чирләмәдек һәм чирләмәбез дә; без сөйләмгә неологизмнарның даими кереп торуын котылгысыз дип, аны сөйләм оештыруда законлы факт дип саныйбыз.
 
Аерым затның сөйләмдә алынманы ничек  куллануын бәяләгәндә аңарда  тел тоемлау сәләтенең ни хәлдә икәнен ачыклау зарур. Бу сәләт  тумыштан бирелсә дә, аны гомер буе тәрбияләргә кирәк. Алынманы сиземләү сәләтен дә. Бер көнне халык шагыйре Разил Вәлиев болаерак сөйләде: “Радиодан “кар чистарта” дип әйттеләр; без яшь чакта авылда карны көриләр иде; Икенче көнне телевидениедә “бәрәңге чистартабыз” диделәр; без яшь чакта бәрәңгене әрчиләр иде”.   
   
Әлбәттә, алынманы сиземләү,  аны сөйләмендә куллану төрле кешедә төрлечә чагыла. Әле генә без, бу төшенчә халыкта гомумән уңай бәяләнеп киленде һәм бүген дә шулай булырга тиеш, дидек. Шул ук вакытта бу күренешкә карата, әйткәнебезчә, тискәре карашка да юлыгып-юлыгып торабыз. Әйтик, мондый караш урысларның варваризм терминының үзендә үк чагыла; анда “килмешәк” мәгънәсе сизелеп тора. Безнең дә заманында “кермешәк” неологизмын тәкъдим итүебез очраклы хәл түгелдер. Бу тезис һәркайсыбызның сөйләме белән тыгыз бәйле.
   
Әйткәнебезчә, һәм инде бәян иткәнебездән күренгәнчә, алынманы өйрәнү тел фәне закончалыклары белән генә чикләнмичә, сөйләм фәне (сөйләмият) таләп-кагыйдәләре яссылыгында да барса, бу күренешнең уңай да, тискәре дә яклары ачыграк күзалланачак. Тел фәне безне гомер-бакый язылганча әйтергә өйрәтте, шуның кәсәфәте буларак без хәзер бидон дип (битон урынына), Омск дип (Омски урынына), Джип дип (Җип урынына) һ.б. сөйләшәбез; язылганны боза башласак, мәктәп укытучысының ачулы карашын искә төшереп, “хатаны” төзәтергә маташабыз. Сөйләм закончалыклары исә безгә телебез табигате кушканча әйтергә рөхсәт бирә. Элекке елларда ск дип азапланган, халыкны да азаплаган кайбер радиоларыбыз хәзер саф татарча Хабаровски, Комсомольски ди. Коттедж, колледж, ассоциация алынмаларын язганча әйтергә маташсак, без гомумән дә телсез калачакбыз.
   
Сизәсездер, алынманы тел категориясе буларак күзәтүдән аны сөйләм чарасы буларак анализлауга керешеп барабыз. Бу – заман таләбе. димәк. бу – уңай күренеш.
  Хәзер инде бу тезисның икенче дәүләт телен куллануыбыздагы хәленә  тукталып алыйк. Дөрес, мәктәптә урыс теле программаларында бу темага урын-вакыт җитәрлек бирелгән. Мөгаллимнәребез дә белемле, әзерлекле. Фәнни, методик кулланмалар да җитәрлек.  “Заимствование”, “варваризм” терминнарын төшендерер өчен инглиз, немец, француз, испан |һәм дә бүтән уннарча телләрдән мисаллар бихисап китерелгән.
   
Табигый ки, урыс теле алынмалары арасында татар теленнән  алынганнары  да аз түгел. Алар фәндә берникадәр барланган да. Л.Будагов. Э.Севортьян һ.б .галимнәрнең бу темага хезмәтләре яхшы мәгълүм. Форсат чыкканнан  алар белән танышсагыз, бүтән яклап та файдасы булмый калмас. Шунысы бар: урыс телендәге  татардан алынмаларны күзәтү сездә  күбрәк тел фәненнән бигрәк сөйләм гамәлиятегезне баетыр. Менә бу мисалларны да шул яклап уйланырга, үзеңә кирәклеләрен “мыегыгызга урарга” киңәш итәбез.
Килешәсездер, алынма  төшенчәсе безгә – татар кешесенә ике тел ягыннан да – дәүләт телләре дип саналган татар  вә урыс телләре ягыннан да бертигез диярлек карый бит. Урыс телен үткәндә дә “заимствование”не дә, “варваризм”ны да үзләштерлек . Урыс теленә алынмаларның уңай тәэсире турында күбрәк сөйләнелә, тик урыс телен баетканнар дип татар теленнән бигрәк бүтән телләр искә алына. Без исә бу аспектка урыс телен көндәлек кулланучы карашыннан якынрак килик. Менә уйланыр өчен кайбер мисаллар:
   
Академик Николай Яковлевич Марр әңгәмә барышында татар теленә кагылышлы фикерләр дә әйтте: --Сезнең телнең гаҗәеп матур үзенчәлекләре бар... Фигыль формаларыгызның мөмкинлекләре зур. “Килдем” – бу сүздәге “м” “мин” дип кычкырып тора. “Эшлә” сүзе урысча –“работай” (тегендә дүрт, монда     җиде хәреф!). Шуңа нибары бер хәреф өстәсәң,”эшләт” –  “заставь делать” дип тәрҗемә итәргә туры килә. Яки менә “аптырау” сүзен алыйк. Аны урысчага якынча гына күчерер өчен генә дә нихәтле сүз кирәк: “Поставить человека в такое положение, чтобы он ничего не смог сделать”... Шундый сүзне таба алмый “аптырагач”, урыслар аны үзләре дә куллангалый башладылар: “дело такое, что прямо аптыраган”... (Камил Абдрәзәков. Идел.8.1994). (Айдар Хәлим. Гомеремнең ун көне. 1996. 636 б.).
      --...”Иго” сүзенең  мәгънәсе турында да уйланырга кирәктер бит инде. Ул бит игү, игәүләү, ягъни эшләтү дигән татар сүзе. Соң бит, туганнарым, ошбу сүзне бүләк иткән өчен генә дә татарга рәхмәт әйтергә кирәк иде... “Ни яман, ни якши, а средь рука». «Кисель бар, кашик юк, кашик бар, кисель юк». «Башка чиста, так и мошна пуста». «Киряк голова дыра вертить, мозга лить». «Ходай: денег дай, дурак на что киряк?». «Так торганчи деньга эшля». Нәрсә болар? Хәерчедән бай аламы? Әллә бай биреп торамы? (Айдар Хәлим. Гомеремнең ун көне. 1996. 635 б.).
 
Бу төр күзәтүләргә мисалларны галим әсәрләреннән бигрәк язучыларныкыннан китерүебез очраклы түгел – алар сөйләм гамәлиятен тулырак, төгәлрәк чагылдыра. Уйланыйк әле.
 
... Урысның. Нурихан ага Фәттахның инде бик күптән раславы буенча “молоко” сүзе татарның “мал агы”ннан. “творогы” шул ук татарның “туар агы”ннан урлап алынган  (Айдар Хәлим. Шунда ук. 543 б.).
   ...Тарих буенча татар -- “бар-бар”. ягъни варвар. Агрессор. Башкисәр. Монтескьеның “Фарсы хатлары” дигән әсәрендә “От урала до Тихого океана  простирается Великая Татария” диелә. Моны мин урысчага тәрҗемәдән алам. Бөек Татарстаннан калкып чыккан төрки кабиләләр. әлбәттә. Ауропаны үзенең гаскәри илаһилыгы белән таң калдырган. Әмма варварлар католицизмны да, православиене дә җимергән. Әмма татардан “тартарар”га китү. “тар-мар” сүзләре генә генә түгел. үзе күчмә тормышта яшәсә дә. бай теле. искиткеч сүз һәм моң сәнгате. иктыйсадый-гаскәри корылышыннан урыска да. тоташ Авропага да шактый гыйбрәтле мирас бүләк иткән. Без Кипр кадәр Кипр утравына Македония ярларына басып. “Эһе-һе-һей”  дип аваз салганбыз һәм чикчез дәрьялар Эгей диңгезе дип аталган. (Шунда ук, 570 б.).
   
Хәрәкәтләнү исә урыс җәмгыяте өчен иң авыр гамәл. Иң уңайлысы – башкаларны гаепләү. Кушамат тагу. Ярлык ябыштыру. Аның “ярлыгы” да урланган татар сүзе бит әле. (Шунда ук,  634 б.).
   
Менә соңгы көннәрдә генә мин “урыс” телендә ничә татар сүзе таптым. Урысның “койкасы”. Ятак. урын өсте имеш. Безнең “койка”. ягъни тцрки сугышчыларның туктаган җирдз. ияр астынннан алып. җәеп ята торган җылы мал тиресе. Шуннан инде “койкоместо”. Татар “койкасы” – ягъни мал тиресе. “койка”ның озак кайнатып ясалган  леркелдек азыкның урыска “холодец” дип кеүен генә искә алыгыз. “Кременчуг” шәһәре безнеңчә “кирмәнчек”. Кальгә, крепость. Кремль – шул ук кирмәннән. Тюрьма – тирмә.    Караңгы. ябык җир. Каторга – татар Себеренә катырга китү. Себер – себерелү. кар патшалыгы. Морда – морза. Алсу йөзле. түгәрәк битлеләр. Казак – качак. Рус—урыс—орыш. Сугыш. милитаризм дигәннән алынган (Шунда ук, 663 б).
   -- Дәүләт Думасында ...урысның милли өлкә һәм республикалардан анда бары тик урыс шовинистлары – Микрожириновскийлар гына сайланган шул. Эх. Россия-матушка! “Русское чудо”. Милитарен, немецчә әйткәндә (Шунда ук, 636 б.).
 
Чү, тукта, без инде ике тел чикләрен узган мисаллар да китерә башладык; монысы үзенә аерым тезис бит...
 
                                              Илдар Низамов,
                                филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 18.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»