|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2021 Җәмгыять
"Күп сайтка биреп карасак та, ярдәм итүче «Матбугат» сайты булды!"Бездә куанычлы хәбәр бар. Питрәч районы Шәле авылыннан Наил абыйга 1972-1974 елда Пензада бергә хезмәт иткән дустын - чыгышы Лаеш районыннан булган 1953 елгы Рәхмәтуллин Габделхакны табарга булыштык бит әле. Ярдәм итүебезне сорап Кәримов Наил абыйның кызы язган иде. Инстаграмга элүгә, күп тә үтмәде, сөенечле җавап килде. "Әтиебез яшьлек дусты белән табышты. Ир-егетләр өчен яшьлек дуслары белән хәбәрләшеп тору, хатирәләрен яңарту гомерләрен озайта, яшәү яме, дәрт өсти. Бу егетләр солдат хезмәтендә дуслашып, җырлар җырлап, туган якны сагынып хезмәт итсәләр, бигрәк тә. Белдерүне күп сайтка биреп карасак та, безгә ярдәм итүче, ике дусны табыштыручы «Матбугат» сайты булды! Сезгэ чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез! Бик сөендердегез!" - дип уртаклаша Наил абыйның кызы. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|