поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.03.2021 Спорт

Радик Сәләхов: "Җиңүемне мәрхүм әтиемә багышладым"

Көрәш сөючеләргә Радик Сәләхов исеме яхшы таныш. Ул — Зәй, Әлмәт районнары батыры. Соңгы вакытта Радик аеруча игътибар үзәгендә. Чөнки бер-бер артлы зур җиңүләр яулады. Күптән түгел “Манзара” премиясенең 2021 елгы абсолют батыры исеменә дә нәкъ менә ул лаек булды һәм көрәшче чемпион билбавы, 100 мең сум акча белән бүләкләнде.

— Җиңүем турында әтием бик хыялланган иде. Кызганыч, чемпион билбавы алган шатлыклы мизгелләрне күрү генә насыйп булмады, узган елның 4 октябрендә арабыздан китеп барды, — ди Радик. — 130 кг га хәтле авырлыктагы көндәшне оту җиңел түгел. Бу җиңүемне әтием һәм хөрмәт иткән көрәшчем Ильяс абый Галимов истәлегенә багышлыйм!
 
— Өйләндең дә бит әле. Алия кайсы яктан?
 
— Ерактан эзләмәдем, күрше авыл кызын сайладым. Алия стоматология клиникасында шәфкать туташы булып эшли.
 
— 2019 елда Татарстан чемпионаты вакытында, матур булмаган кул хәрәкәтләре күрсәткән өчен дип, мине бер елга — 2020 елның 1 декабренә хәтле көрәштән читләштергәннәр иде. Җәза вакыты беткәч, яңадан кайттым һәм башта Татарстан чемпионатында I урынны алдым, аннары “Манзара” премиясендә абсолют батыр булдым.
 
— Ул чакта күңел төшенкелегенә бирелмәдеңме?
 
— Юк, артык борчылмадым. Бу минем өчен бер сынау булгандыр, шулай дип кабул иттем. Өстәвенә үзизоляция чоры иде бит, Сабантуйлар да узмады, көрәш тә булмады. Ял иттем. Көч җыйдым, келәмгә яңадан кайттым һәм җиңдем!
 
— Кайсы өлкәдә эшлисең?
 
— Һөнәрем буенча слесарь. Әлмәттә “Елховнефть” оешмасында шул вазыйфаны башкарам.
 
— Ничә кг авырлыкта көрәшәсең?
 
— 130 кг да көрәшәм. Ә үз авырлыгым 115 кг гына. Шуңа диета тотканым юк. Хатыным нәрсә пешерсә, шуны ашыйм (көлә). Туклануга килгәндә, минемчә, иң мөһиме — ит.

— Федераль Сабантуйларда көрәшчеләргә төп приз — машинаны жирәбә юлы белән бирә башладылар. Бу хакта ни уйлыйсың?
 
— Минемчә, жирәбә уйнату дөрес түгел. Сабантуйларда көрәшер өчен ел буе әзерләнәсең бит. Көрәштә гаделсезлекләр дә булгалады... Шуңа карамастан, гел алга барырга, көрәшергә, көчле икәнеңне күрсәтергә кирәк.

— Келәмгә аяк басарга омтылган яшүсмерләргә нинди теләкләр әйтер идең?
 
— Көрәшне бөтен күңелең белән яратырга, аның җанатары булырга! Киңәшем — ялкауланмаска, күп тренировкага әзер торырга кирәк.
 
 
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 11.03.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»