|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2021 Шоу-бизнес
Җәвит Шакировның икенче никахтан туган кызы бар?“Мәйдан” каналында булган концерттан соң, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров турында әнә шундый сүзләр таралды. Үзешчән башкаручыларны зур сәхнәгә чыгару максаты белән оештырылган “Бикшәпмәйдан” концертын җырчы Җәвит Шакиров белән журналист Эльвира Шакирова алып барган. Концертта катнашкан бер башкаручы артисттан: “Эльвира сезгә кем ул: икенче никахтан туган кызыгызмы, әллә сеңлегезме?” - дип сораган.
Эш шунда, Җәвит Шакиров белән Эльвира Шакированың икесенең дә фамилияләре бертөрле. Мөгаен, бу сорау шуңа бәйле булгандыр. Җәвит Шакиров та югалып калмаган: “Кызым кебек яратам, сеңлем кебек хөрмәт итәм!” - дип җавап биргән.
--- |
Иң күп укылган
|