|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2021 Җәмгыять
Россия пенсионеры булганчы, Америка “бомжы” булыр идем...Тагын Америка турында яза инде бу бичә дия торгансыздыр?! Юк, төрле чорда төрле темага яздым! Кем нәрсәгә якын, кайсы казанда кайный, нинди тормышка битараф түгел, шуны бәянли ич!? Уналты ел буе “КамАЗ”ның двигательләр заводының бер цехында, бер урында эшләгәндә, шул хакта сызгаладым. Заводым янгач, унбер ел зәңгәр шакмаклы сумка сөйрәп, базар юлын таптаганда, шундагы мәхшәр хакында сырладым. Язмыш җилләре Ханты-Манси округына себереп түккәч, өр-яңа темага күчеп, хантлар турында, соңрак сейсма партияләр хакында язып җенләндем. Аллага шөкер, ундүрт ел чит җирләрдә каңгырап йөргәннән соң, “пачти” исән-имин Туган якларга кайтып, данлыклы, хөрмәткә лаеклы ялга чыгу рәхәтенә ирештем. Рәхмәт хөкүмәтемә минем хезмәтемне җиде мең ике йөз сумга бәяләве өчен!
Ярый әле, курыкмыйча өч бала табып, тырышып-тырмашып үстереп, укытып кеше иткәнбез. Алар ярдәм итмәсәме?.. Утырыр идең, җиде меңеңне утыз бер көнгә бүлеп: су белән сохари кимереп.
Язмыйча булдыралмыйм Америка турында! Рәхмәтлебез без аларга! Чаллыдагы Туризм академиясенең дүртенче курсын тәмамлагач, кызыбызны дүрт айга Штатларга практикага җибәрделәр. Шул китүеннән Русиягә кайтмады. Университетка керергә теләвен әйтте. Ләкин аның өчен башта дүрт еллык колледж бетерү зарур иде. Законнары шундый. Уку бик кыйммәт, елга — 6000 доллар! Себердә яшәп, эшләгән чак булса да: “Тарталырбызмы икән? Чыгымнар бик күп!” — дидем әтисенә. Зур улыбыз Медицина академиясенең — өченче, кечесе Нефть һәм газныкының бары беренче курсын тәмамлаган ел. “Ничек тә җаен табарбыз, укысыннар гына”, — диде әтиләре, мине тынычландырырга тырышып. Без ут йотып йөргән көннәрдә: “Әти, әни, миңа икегезнең дә хезмәт хаклары күрсәтелгән НДФЛ справкаларын һәм Академиянең билгеләре куелып имзаланган аттестатымны җибәрегез, зинһар”, — дип үтенде бала. Аптыратып, артык сорау биреп тинтерәтмәдек, Экспресс почта белән кирәкле барлык документларны юлладык үзенә. Ике атна уздымы-юкмы, кызыбыз өй телефонына (ул вакытларда кәрәзле юк иде әле) чылтыратып: “Уррра, мин ике экзаменны да “А”га бирдем, колледжга кердем,.. һәм беләсезме, иң зур шатлык нәрсә?! Сез — материаль яктан җитешмәүчелек кичерүче, авыр тормыш шартларында яшәп, өч бала укытучы гаилә категориясенә керү аркасында, мин дүрт ел бушлай белем алачакмын!” — диде (“А” дигәне безнеңчә “5”ле була инде). Адвокат конторасы, безнең барлык документларны русчадан инглизчәгә тәрҗемә иткән өчен дә бер цент та алмаган! Америка законнары буенча, без — хәерче гаилә категориясына керәбез икән! Шулвакытта “хәерче” булуыбызга шатланганыбызны белсәгез, язып аңлатырлык түгел хәтта. Югыйсә, иптәшем җылылык һәм су белән тәэмин итү идарәсендә өлкән инженер, үземнең Лянторнефть компаниясенда эшләгән чор. Торырга өч бүлмәле фатирыбыз, йөрергә ике машинабыз бар. Әмма без барыбер, җәмгыятьнең мохтаҗ катламын хасил итәбез икән! Менә ич нинди искитмәле гадел һәм мактауга лаек законнар аларда! Ничек рәхмәт сүзләре яудырмыйсың балабызны укытып, бушлай белем биреп чыгарган илгә!?
Бүген, шул авыр елларның безнең тормышта булуына ышана алмыйча, бөркү океан һавасында таралган пихта һәм чәчәк исенә хозурланып, әкерен генә Lake Eola күле буйлап атлыйбыз.
“Русиянең мәхлук пенсионеры булганчы, Америка “бомжы” булыр идем мин”, — дим иремә, Орландо үзәгендәге искиткеч зур, хозур күл буенда яшәүче сукбайлардан күземне алалмый. Оҗмахның түрендә утыргандай хис итәләр ич алар үзләрен! Берни эшләмиләр, бернәрсә өчен көяләнмиләр: өсләре бөтен, тамаклары тук, йокларга урыннары да бар. Һәркайсының кулында яхшы сәгать, ноутбук, телефоннар — икешәр хәтта. Мин үземнекен сумкадан чыгарырга оялам алар янында. Җәелеп үскән магнолия, калын бук агачлары астында, тропик кояшның кызуыннан яшеренеп, түшәктәй йомшак газонга киерелеп ятып кино карыйлар. Кайсыдыр көлә-көлә кем беләндер аралаша, күбесе үз-үзе белән сөйләнеп телефонында уен уйный. Зарядкасы бетүгә, аллея буйлап махсус урнаштырылган метр ярымлы, бизәп эшләнелгән баганалардагы розеткага “уенчыгын” илтеп тоташтыра һәм бик арыган кыяфәттә үз урынына барып сузылып ятып, ял итеп ала! Көннәр буе кино карап, интернетта утыру да ялыктыра күрәсең?!
Әнә су да килде! Биредә сусыз тору — ком чүлендәге белән бер. Шуңа күрә кая гына кермә, шундук алдыңа ярты литрлы биек стакан белән цитруслы, бозлы су китереп утырталар! Бу йорт-җирсез калган зимагурларга да, махсус техника килеп, егерме-утыз метр саен скамейкаларда, яисә бордюрларда, пластик шешәләрдә су калдырып китә. Әбәт җиткәч кайнар аш китерәләр. “Lunch” дип язылган машина якынаюга, бер генә ашыгып, атылып-бәрелеп чабып килүчене дә күрмисең. Аш ташучы егетнең, әле бер, әле икенче якка башын борып, барысына да хәерле көн, сәламәтлек теләп, төшке ашны алмыйча калмауларын үтенеп, ихтирам белән мөрәҗәгать итүен ишетү — безнең өчен шок иде баштарак. Иң аптырашта калдырганы: төшке аш порциясенең бик мул, аппетитлы, туклыклы ризыклардан торуы! Сукбайларның, карый торган киносыннан арына алмыйча, соуска манып, кыздырылган зур тавык боты кимерүенә күз төшереп алам. Савытларында булары чыгып торган эре өч-дүрт татлы бәрәңге (батат), помидор, кыяр, брокколи дә бар. Ипине күпме телисең, шулкадәр алырга була икән. Барысы да матур итеп төрелгән, уңай төргәк-капларда. Ашап бетерә алмасаң, пакетыңа салып, соңрак кабымлый аласың.
Юл аркылы гына бер-беренә терәлеп урнашкан христианнар, католиклар, баптистларның мәгърур гыйбадәтханәләрендә дә аларны көн дә җылы азык көтә. Кыскача әйткәндә, көнеңне лыкынганчы ашап үткәрергә хокукың бар! “Бомжларны” беркайдан кумыйлар, җәберләмиләр, түбәнсетеп карамыйлар. Алар җәмәгать урыннарындагы бәдрәфләрдән, душлардан рәхәтләнеп файдаланалар. Өс-башлары пычрак, килбәтсез димәс идем. Иң күзгә ташланганы — аякларындагы ап-ак носки булды! “Ничек бу кадәрле агартып юалар болар?” — дип аптырашта калган идек. Анысын да бу мохтаҗларга ярдәм йөзеннән таратып йөриләр булып чыкты. Юып азапланамы инде ул аны, көн дә китереп торгач?! Салып ата да, яңасын киеп куя. Үз күзебез белән күрмәсәк, һич ышанмас идек. Кием-салымны да шулай ук китерәләр икән. Урамда кунасы килмәгәннәр өчен кайнар азык тәкъдим итүче төнге кунакханәгә чаклы булуын белгәч, өнсез калдык.
Медикаментларга кадәр таратып йөрүләрен күреп, авыр тормышта интегеп, даруга түгел ипигә тиенен чутлап басып торган безнең барлык карт-корыны төяп, шушында китерәсем килде. Илебезнең сукбайлары хакында авыз да ачмыйм, ә бит күпме пенсионерлар шушындый төр ярдәмнәргә мохтаҗ!..
Ә биредә ач-ялангач, өйсез калган кешеләргә, бурлыкта йөреп, башкаларга зыян салып интектермәсеннәр, җәмгыятьнең йөзенә кызыллык китермәсеннәр дигән максаттан барлык шартлар тудырылган. Ачык һавада кичләрен кинолар, концертлар, театрлар күрсәтәләр хәтта. Бар нәрсә уйлап оештырылганлыктан, биредә яшәүче сукбайлар бик тә уңай, рәхәт яшәеш кичерәләр. Ник эшләп интексеннәр соң алар? Тамак тук, өс бөтен, килә дә җитә сөтем дип тик яталар.
Еш кына яшьләр дә күренә яннарында. Сукбайлар арасында тормыш авырлыклары белән көрәшеп туйганнар гына түгел, батырып эшләргә яратмаучылар да бар, күрәсең.
Күпләре үз һөнәрләрен күрсәтеп, өстәмә акча да җыеп утыралар әле. Пальма яфракларыннан төрле чәчәкләр, кәрзиннәр үреп утыручы кырык яшьләрдәге егет янына тукталдык. Искиткеч зур, киң яфракларны каеш сыман нык, мәңге өзелми торган буй-буй тасмаларга аерып куя һәм, кулында ут уйнатып, куактан өзеп кенә алгандай роза чәчәге ясап та бирә. Әткәйнең юкә тузыннан кәрзин үргәне искә төште. Моның да, нәкь шул алымнарны кулланып эшләнелгән төрле тартмалары күз ачып йомганчы пәйдә була. “Бик матур, браво!” — дидем, тегенең кулындагы яшел гөлчәчәккә ымлап. Ул аны миңа сузды. “Гафу итегез, безнең долларлар юк, сумнар гына”, — мин әйтәм, елмаеп. Теге, эшеннән туктап: “Ооо, рус! Мам — Украина, пап — Мексика, я — Америка... привет, пока”, — диде, туганнарын очраткандай шатланып. Аннан торып басып миңа чәчәкне бирде һәм кыенсынып калганны күреп: “Ноу, ноу... привет, пока”, — дип, акча кирәк түгеллеген аңлатты. Бик зур рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып, ары атладык.
Аннан ерак түгел бер егет скрипкада бик оста уйнап, бөтенесен беразга туктап калырга мәҗбүр итә.
Ике карт афроамериканлы янында шактый халык җыелган: аларның гитараларда чын виртуозларча уйнавыннан күзне алып булмый. Уйнап бетерүгә, барысы да алкышлыйлар.
Эшләпәләрендә долларлар да шактый җыелган. Фокус күрсәтүче кыз, ике этен арканнан йөрергә өйрәткән ир, тутый кошларын сөйләштереп торучы егет янында да озак кына тукталып, искитмәле цирк карагандай күзәттек. Бәлки, аларның да кайчан да булса яраткан эшләре, кайтуларын сагынып көтеп торучы гаиләләре булгандыр? Тормыш бөтенесен бер калыпка салып тигезләми шул! Язмыш дулкыннарында бәргәләнеп кыерсытылган булсалар да, әлеге тормышлары өчен шат алар! Азмы-күпме игътибар сизәләр, үзләрен чүплеккә чыгарып ташлангандай хис итмиләр. Җылы караш, якты чырай, яхшы мөгәмәлә аларның җанына яшәү дәрте өсти, алдагы көннәренең фаҗигале рәвештә төгәлләнмәвенә аз булса да ышаныч тудыра.
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА. АКШ, Флорида штаты, Орландо шәһәре
--- |
Иң күп укылган
|