поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.02.2021 Шоу-бизнес

Зөлфирә Шәйдуллина: "Беркайчан да хыянәт итмәячәкмен". Алмаз Мирзаянов: "Беркайчан да беркайчан димә"

Укучыларыбыз бездән Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина белән интервью сораганнар иде. Кадерле дусларыбыз, үтенечегезне үтәп, талантлы иҗади яшь гаиләне әңгәмәгә чакырдык.

Туган көннәре:
 
Алмаз:  1987 нче елның 7 августында дөньяга килгән (Арыслан),
 
Зөлфирә:   1997 елның 9 февралендә (Сукояр).
 
Туган җирләре:
 
Алмаз - Тукай районында туган, Мөслим районында үскән;
 
Зөлфирә - Теләче районының Сауш авылы.
 
 Әле яшь гаилә  Казанда яши.
 
Белемнәре:
 
Алмаз:  Лениногорск музыка педагогик көлллияте;
 
Зөлфирә:   И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте , Казан финанслар һәм икътисад институты.
 
 Яраткан китаплары:
 
Зөлфирә: “Зифа Кадырова һәм Нәбирә Гыйматдинованың бөтен китапларын. Шулай ук Фәнис Яруллинның иҗатын бик яратам”.
 
 Алмаз: “Икебез дә Нәбирә Гыйматдинова дидек. Әле мин Зөлфирәнең Н. Гыйматдинованы яратканын белми идем. Аннан соң, әлбәттә, шигырь китаплары. Иң яраткан китап – Коръән. Әнгам Атнабаевның шигырьләр китабы да бик кадерле.

Яратып караган фильмнары:
 
Алмаз: «Бу сорауны ишеткәч тә, күз алдымда  - “Любовь и голуби”. Аны мин яттан беләм. Әллә ничә тапкыр карадым”. 
 
Зөлфирә: “Ә мин “Титаник”ны яратам. Шулай ук әллә ничә тапкыр карадым. Ялгышмасам, мин туган елны чыккан фильм ул.
 
- Нинди ризыкны пешерергә, ә ниндиен ашарга яратасыз?
 
 Зөлфирә:  “Шикәр салып, болгатып, сөтле чәй. Шуны кап-кайнар, шулпалы өчпочмак белән. Яратып пешерә торган ризыкларым бәлеш, чөнки аны пешерүнең бер нәрсәсе юк: бәрәңгесен, итен, суганын турыйсың да камыр эченә тутырып куясың. Аерым-аерым бүлеп, ясап торасы юк. Һәм иң җиңеле - хинкали”.
 
Алмаз: “Мин Зөлфирә пешергән бөтен ризыкны да яратам.Үзем солянка пешерергә яратам. (Зөлфирә: “И тәмле итеп пешерә ул аны!”)
 
- Үзегезне ике сүз белән тасвирлагыз:
 
Зөлфирә: “Пунктуаль кешемен, гел вакытында йөрим, чөнки бәләкәйдән әти өйрәтә иде: “я 5 минутка иртәрәк кил, я вакытында” дип. Мин - яхшы күңелле кеше”. (Алмаз: “Кешеләрнең яхшы ягын күрә белүче кеше ул”).
 
Алмаз: «Күңелем начар түгел минем, әмма мине шулхәтле нык котырталар, соңгы арада бигрәк тә. Ничек дип әйтим инде: тиз кызучан әйбәт кеше мин. (Зөлфирә: “Иң мөһиме - тиз суына белә”).
 
- Тормышта нәрсәне беркайчан да эшләмәячәксез?
 
Зөлфирә: “Мин беркайчан да үз-үземә һәм якын кешеләремә хыянәт итмәячәкмен. Гөнаһлар эшләмәскә тырышырга кирәк”.
 
Алмаз: “Бер кагыйдәне исемә төшердем: “Беркайчан да “беркайчан да” димә”. Чөнки тормыш  бервакыт алдыңа китереп куярга мөмкин. Шуңа күрә берсен дә әйтәсем килми, үзем эчтән генә беләм. Ялгыш адымнар ясарга язмасын, шул гына минем теләгем.
 
- Яшәешегездә иң катлаулы әйбер?
 
Алмаз: “Минеке - кешеләрне аңлау. Кеше сүзенең бәясе юк. Бер тиен дә тормый әйткән сүзләре. Әйткән сүзләрен үтәмиләр”.
 
Зөлфирә: “Мин, гомумән, ансатрак яшәргә тырышам. Алмазны да шуңа өйрәтергә тырышам. Әмма Алмазның сүзләре белән 100% килешәм. Кешеләрдә өнәмәгән сыйфат - әллә кем булып кылану, ялганлау”.
 
- Буш вакытыгызны ничек үткәрергә яратасыз?
 
Алмаз: “Дөресен генә әйткәндә, безнең буш вакытыбыз бик юк. ул булганда –әткәй-әнкәйләр янына кайтырга, бер-беребез  белән булырга, ял итәргә тырышабыз. Безнең авылда хуҗалык та бар бит әле. Без өйдә булмаганда әби карый. Вакыт булганда кайтып, йорт эшләрен үтәргә тырышабыз. Шулай үтә буш вакытыбыз. Мин ел саен тау чаңгысына йөри идем. “Горнолыжка”га Зөлфирәне дә алып бардым. Бик канәгать булды.
 
Зөлфирә: “Әйе, миңа бик ошады, хәтта шуа белмәсәм дә”.
 
- Үзегез өчен гомерлек сабак булырлык хәлләр булдымы?
 
 Зөлфирә: “Сабак булырдай әйберләр туып тора. Иң беренче чиратта - ашыгу. Якын кешеләребезгә кайвакытуйлап бетермичә авыр сүзләр әйтәбез һәм көтмәгәндә аларны югалтабыз. Мәсәлән, минем әтием белән шундый хәл булды. Әткәй белән характерларыбыз бертөрле иде. Һәм без аның белән гел бәхәсләшергә ярата идек. Уйламый әйткән шул сүзләрем өчен хәзер үкенәм. Миңа менә шул сабак булып тора. Аннан соң беркайчан да “уф, туйдым” дип әйтергә ярамый. Мин бер: “Уф, туйдым бу машинадан, сатарга кирәк”, - дип әйткән идем, шул ук көнне авариягә эләктем, бөтен гомерем күз алдымнан үтеп китте. Шул көннән бирле  мин ул сүзләрне бөтенләй әйтмәскә тырышам.  Менә шундый сабаклар гел булып тора”.
 
Алмаз: “Минеке көн саен инде.  Көн саен нәрсәгә булса да өйрәнәсең, ниндидер дәрес аласың, алга таба яшәргә өйрәнәсең, тәҗрибә туплыйсың. Аерым гына берсе дә исемә төшми әле”.
 
- Бала чагыгызда кем булырга хыялландыгыз?
 
Алмаз: “Безнең икебезгә бер җавап. Ул да булса...”
 
Зөлфирә: “...табиб”.
 
- Иҗат юлыгыз?
 
Алмаз: “Мәктәптә укыганда ук чыгышлар ясаштыргаладым. Аннан, музыка көллиятендә укыган вакытта, укудан тыш халык театрына һәм  ансамбльгә йөрдем. Концертларда ут куючы булып эшләдем, анда Хәния, Зәйнәп апалар киләләр иде. Укудан соң, кич белән аларның концертларында  “пушка”да утыра идем. Аның өчен акча да түлиләр иде, концертларын да карый идем. Әкренләп үзем дә катнаша башладым. Соңыннан Казанга килдем. Авыр юллар үтеп, үз дигәнемә ирешеп, алып баручы булып эшләдем. Аннан концертларым белән гастрольләргә чыгып киттем. Шуннан Зөлфирә безнең төркемдә эшли башлады һәм бүгенге көндә икәү иҗат итеп йөрибез, Аллаһка шөкер”.
 
Зөлфирә: “Минеке Алмазныкы шикелле түгел. Ул 10 яшькә зуррак, күбрәк күргән, күбрәк белә, багажы зуррак. Мине әти-әниләр һәрвакыт җырларга өндиләр иде. Чөнки минем характерым “малайша”. Әниләр мине, футбол уйнамасын дип, җыр ягына таба күчерделәр. Һәм миңа ошап китте. Үзебезнең районның ансамбльләрендә җырлап йөрдем, конкурсларда җырладык. Җиденче  сыйныфта ук музыка көллиятенә укырга керәм дип максат куйдым.  9нчы сыйныфны тәмамлап, шунда укырга кердем. Мине 1нче курста ук күреп алдылар, “Татар моңы” конкурсында катнаштым. Шуннан соң бик күп артистлар белән танышырга туры килде. Фирзәр абый Мортазин белән таныштым, аның белән иҗат итә башладык. Төрле җырлар бүләк итте ул миңа, 25кә якын. Әле дә аның белән иҗат итәбез, уртак җимешләребез бар. Хәзер инде, Аллаһка шөкер, Алмаз белән бергәләшеп концертлар куеп йөрибез. Алга таба да шулай барсын”.
 
- Хәзерге проектларыгыз, яңа җырларыгыз...
 
Алмаз: “Әлегә без бөтен яңа булган әйберләрне тамашачыларыбызга тәкъдим итеп бетердек. Әкренләп бу сезон урынлашып бетте. Хәзер инде яңасын уйлый башладык. Һәрвакыттагыча, башыма килгән уйларны  телефонга язып барам, шулардан безнең концерт программасы җыела да инде: Зөлфирә - җыр ягыннан, мин - сөйләү ягыннан. Яңа проект дигәннән, минем күңелемдә генә йөргән уй бар: үз тапшыруымны алып баручы булып эшлисем килә. Әңгәмә рәвешендә булыр микән ул? Минем зур хыялым бу. Тиз арада башкарып чыгасы килә”.
 
Зөлфирә: “Аллаһ боерса”.
 
- Җырдан, сәхнәдән башка тагын  нәрсә белән шөгыльләнәсез?
 
Алмаз: “Тормышыбызны җыр-сәхнәгә багышладык, шуның белән генә шөгыльләнәбез”.
 
Зөлфирә: “Мин үзем, кирәк була калса дип, массаж курсларын бетердем.
 
Алмаз: “Пандемия вакытында кирәге чыкты аның”.
 
 Зөлфирә: “Авылда торганда апа-абыйларга массаж ясадым”.
 
- Мәхәббәт тарихыгыз укучылар өчен бик кызыклы булыр иде...
 
Алмаз: “Зөлфирә Рифат Зарипов төркемендә җырчы булып эшләгәндә таныштык. Мин - Рифатның дусы буларак. Шунда беренче очрашу, беренче күз карашлары... Шуннан тагын очрашулар булды. Аңа гастрольләргә чәчәкләр дә җибәргән идем. Җәлеп итте мине үзенә. Мин дә аның күңеленә кереп калганмындыр инде. Аннан йөри башламакчы идек, нәрсәдер килеп чыкты да юллар аерылды”.
 
Зөлфирә: “Ике елга”.
 
Алмаз: “Бервакыт минем төркемгә җырчы кыз кирәк булды. Шунда ул үзенең кандидатурасын тәкъдим итте. Без бергә хезмәттәшлек итә башладык. Шуннан башланды инде... Уфада булачак концертларда сөйләячәкбез мәхәббәтебез тарихын, Аллаһ боерса.  Шунда тәфсилләп  сөйләрбез: кем кемнең кулын тоткан, ни өчен, ни аркасында, нинди плюслар җиңгән һ.б. Аның җыры да бар әле хәтта.
 
- Һәр кешенең тормышында кызыклы хәлләр була. Берәр очракны сөйләп үтегез әле.
 
Алмаз: “Тормыш - үзе бер могҗиза, кызык. Зөлфирәдә андый очраклар күп, кечкенәдән шук булып үскәнгә күрәдер. Мин хәзер генә әйтә алмыйм. Зөлфирә, син сөйлә әле. Кызык сине үзе эзләп таба”.
 
Зөлфирә: “Кызык хәлләр көн саен булып тора инде. Аны таба белсәң, эзләп йөрсәң.” Әлдә исән-сау әле син, Зөлфирә”, -  дип тә әйтәләр миңа дусларым. Мин горнолыжкага барган вакытта да  Алмазга шаярып әйткән идем: “7 нче травматологиягә шалтыратып куярга кирәк инде, сезгә киләм дип”. Чөнки минем белән ниндидер ситуацияләр гел булып тора. Миңа түзгән Алмазга, әти-әниләргә рәхмәт. Менә шул."
 
- Гәзит укучыларыбызга киңәшләрегез.
 
Зөлфирә: “Беркайчан да ашыкмагыз, бөтен әйбернең үз вакыты була. Якыннарыгызга әйтәсе сүзләрегезне бик әйбәтләп уйлап әйтегез. Гомумән, сүзне уйлап сөйләргә кирәк. Гайбәт сатмагыз. Иң начар, күңелне пычрата торган әйбер шул”.
 
Алмаз: “Иң беренче рәхмәтем гәзитне укучыларга, укыганнары өчен. Чөнки соңгы елларда бик сирәк әйбергә  әйләнеп бара бу. Гәзитләр, китаплар укыганыгыз өчен рәхмәт. Бу бетмәсен иде һичкенә дә. Кызыксынуыгыз өчен зур рәхмәт. Бергә-бергә, без алар өчен хезмәт итеп, алар безнең  белән кызыксынып яшәгәндә барыбер дә рәхәт. Рәхмәт!”
 
- Алмаз, Зөлфирә, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Уңышлар сезгә!
 
Зөлфирәдән матурлык серләре:
 
* Хатын-кызларга борчылмаска кирәк.  Мин кияүгә чыкканнан бирле борчылмыйм. Күп борчылу эшләрен Алмаз алып бара. Мин аның өчен генә борчылам.
 
* Хатын-кызның, иң мөһиме, чәчләре чиста булсын. Аяк, өс киеме чиста булырга тиеш.
 
* Гәүдә матурлыгы да кирәк. Бервакыт мин киңәеп киткән идем, шуннан апага әйттем: “Яшь вакытыбыз берәү генә, шуңа күрә гәүдәне, буй-сынны матур итеп тотарга кирәк”. Дөрес итеп тукланырга һәм шул ук вакытта үзеңне артык чикләмәскә дә кирәк, нервларны какшатмас өчен”.
 
Мирзаяновлардан лайфхак:
 
“Әгәр кул астыгызда үтүк юк икән, кабызасыз электр чәйнүгегезне, капкачын ачып куясыз да, аннан пар чыгачак. Шул пар  астында сез үзегезнең теләсә кайсы  киемегезнең бөгәрләнгән җирен тигезли аласыз”.
 
Әйткәндәй, Зөлфирәнең яраткан чәчәкләре: пион , лилия, ромашка.
 
Фото җырчыларның шәхси архивыннан алынды.
 
 

Гөлназ ШАГЕЕВА
Өмет
№ --- | 28.02.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»