|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2021 Авыл
![]() Бүреләр өере һөҗүм иткәнБашкортстанның Мәләвез районында бүреләр сарыкларга һөҗүм иткән. Хайваннарны Зирек авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә үле килеш тапканнар, ә аңарчы берничә ерткыч күрше авылда күренгән. Хуҗабикә ихатага чыккач, алты сарыкның калдыгын гына тапкан. Билгеле булуынча, сарыкларга бүреләр көндез һөҗүм иткән.
Хайваннарның тиресен һәм һөҗүм урынын ветеринария табибы һәм авыл хакимияте башлыгы караганнар. Эзләр һәм характерлы тешләүләр буенча белгечләр моның бүреләр булуы турында нәтиҗә ясаган. Өстәвенә, алдагы көнне күрше авылда да зур булмаган бүре өере күргәннәр.
- Алар безгә Бөрҗән районы ягыннан килеп чыккандыр. Күренүенчә, ерткычлар иң читтәге ихатага кергән. Кызганычка каршы, без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Моның өчен лицензия кирәк, ә бу безнең компетенциядә түгел, - ди Әбит авыл Советы башлыгы Фәнир Үмәргалин.
Шулай булгач, урындагы халыкны ерткычлардан беркем дә саклый алмый булып чыга. Бүген исә Кумаевлар хуҗалыгында әниләре белән бәрәннәр генә исән калган, алар бу көнне үлгән хайваннардан аерым ябылган булган.
Фото: bash.news
--- Фикерләр№1 (909940) / 27.02.2021 00:07:33
Урманнарны кисеп бетерделәр дә Көньяк Уралда, хәзер инде кош-киеккә яшәргә пространство калмады. Халык малына ташлана башладылар. Нуленче, 90-чы елларда Уфада урман министры булып утырганнарның барысын да бер 20 елга утыртырга кирәк. Аеруча 90-чы елларда министр булып утырганнарын. Ул чакларда бер 100 куб агач бүлегез дип министрдан записка китерүнең хакы бер сарык була торган иде. Әлбәттә инде, танышлар аша гына, теләсә кемгә түгел. Фәлән Фәләнеч, менә шул иптәшкә ярдәм итеп җибәрегез әле дигән записка тотып барырга кирәк иде ул түрәгә. |
Иң күп укылган
|