|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2008 Сәясәт
САЙЛАРГАМЫ, САЙЛАТЫРГАМЫ?Минтимер Шәймиев, төбәк җитәкчеләрен Мәскәүдә билгеләү дөрес түгел, аларны халык үзе сайларга тиеш, дигәч, кабат кузгалган бәхәсләр хәтта "Бердәм Россия" партиясен дә икегә бүлде. Чынлыкта Татарстан Президенты бернинди дә яңа тәкъдим белдермәде. Төбәк җитәкчеләре җирле халык тарафыннан сайлана, дигән норма илнең төп законында сакланып килә, аны беркем дә юкка чыгармады. Беслан фаҗигасеннән соң гына Владимир Путин аны вакытлыча туктатып торырга җай тапты. Хәзер исә "вакытлыча" дигәннәренең дә ахыры җитте. Телевизордан безгә илдә искиткеч тәртип урнаштырылганын сөенеп хәбәр итәләр. Димәк, шушы демократик норманы да кире гамәлгә кайтару мәслихәт. Президент Дмитрий Медведевка бу мәсьәләдә шактый гына баш ватарга да туры киләчәк. Ник дигәндә, халыктан сайлатуны һәм Мәскәүдә билгеләүне чагыштырганда, аларның берсе – тәгаен дөрес, икенчесе исә һич тә дөрес түгел, дип төгәл генә бәя биреп булмый. Бу ике ысулның кимчелекләре дә, өстенлекләре дә шактый күренә. Төбәк җитәкчеләрен Кремль кабинетларында сайлау – төбәкләрдәге башбаштаклыкка чик куюның бер чарасы ул. Халык әле үзенә лаеклы җитәкчеләр сайларга өйрәнмәде. Сәяси технологияләрне үзләштереп, халыкның тавышларын сатып алып, криминаль авторитетлар, идарә итү осталыгы, тәҗрибәсе булмаган артистлар, бөтенләй очраклы кешеләр губернатор дәрәҗәсенә ирешәләр. Еш кына андагы төбәк халкы, яңа сайлаулар җиткәнчегә кадәр, булдыксыз губернатор аркасында иза чигәргә мәҗбүр. Чөнки биек кәнәфигә бер менеп утырган җитәкчене аннан бәреп төшерү бик тә авыр. Судлар, хокук саклау органнары бәйсез булып бетә алмый, шуңа күрә җинаятьче губернаторларның хөкем ителү очраклары да бик сирәк. Күпчелек төбәк җитәкчеләре үзләрендәге мәгълүмат чараларын да, судларны да, көч структураларын да, сайлау комиссияләрен дә кулга төшерүгә ирешә. Шуңа күрә чираттагы сайлауларда ул губернаторлар кабат җиңеп чыга. Кайбер төбәкләрдә, милли республикаларда бер клан хакимиятне кулына төшерә дә, андагы вәзгыять монархияне хәтерләтә, коррупция чәчәк ата башлый. Мондый очракларда яңа кешеләрнең, намуслы, саф көчләрнең сайлану мөмкинлекләре юк дәрәҗәсендә. Әнә шундый төбәкләр өстеннән контрольне кулдан ычкындырмас өчен, Президентның губернаторларны теләгән вакытта билгели алуы, эштән җибәрүе үз төбәкләрендә сәяси вәзгыятьнең үзгәрүенә, хакимиятнең алмашуына ышанычын югалткан халык өчен дә өмет уты кабынды. Ләкин... Билгеләп куюның тискәре яклары да күп. Беренчедән, халык тарафыннан сайланган җитәкче, Мәскәү белән рәхәтләнеп сәяси бәхәсләр алып барганда, кәнәфие өчен курыкмый. Хәзер исә киресенчә. Нәтиҗәдә, демократия, фикер һәм сүз иреге кысыла. Икенчедән, Россия Президенты үзе никадәр гадел, намуслы, пакь күңелле булса да, аның һәр төбәктәге (ә алар бит Россиядә 80нән артып китә!) вәзгыятьне һәм андагы кешеләрне, өметле җитәкчеләрне белеп бетерүе мөмкин түгел. Кемне куярга, кемне алырга кирәклеген аңа администрациясендәге яраннары, федераль округлардагы вәкилләре киңәш итә. Димәк, төбәк җитәкчесе булырга теләгән кеше халкына түгел, ә Россия Президентына, аның хезмәтчеләренә ярарга тиеш. Бу исә коррупциягә, хөкүмәт даирәләрендәге әшнәлеккә, Кремльдә "келәм асты" интригаларына, кулуарлардагы сугышка китерә. Әлеге шартларда Кремльнең "дөрес" кешене сайлый белүе бик тә шикле. Ә ялгыш карары өчен Президент үзе гаепле булачак. Ә ялгышуның берничә төре булырга мөмкин. Беренчесе: бер карак урынына башкасын утырту. Икенчесе: "хуҗалары" китү аркасында хәләл һәм хәрәм малларыннан мәхрүм ителүдән, хакимияттән баш кагудан курыккан җирле элита яңа җитәкче килүгә риза түгел. Бөтен кешегә дә ярый торган кандидат табылмаган очракта, төбәк эчендә яңа губернаторга каршы "салкын сугыш" башланырга мөмкин. Әнә бит Амур өлкәсендә нинди хәлләр булып ята. Ә урысның бер мәкалендә әйтелгәнчә, ике пан сугышканда, крестьянның маңгае җимерелә, ягъни мондый "сугыштан", иң беренче чиратта, халык зыян күрергә мөмкин. Күпмилләтле, күпконфессияле Россиядә халыкны җитәкчеләрен үзенә сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итү милли җирлектә дә низаг тудырырга сәләтле. Әйтик, милли төбәкне чит милләт кешесе җитәкли башласа, аның милли үзаңны, телне, мәдәниятне саклап калуда бернинди гаме булмаска да мөмкин. Аны бит халык сайламады, димәк, ул халык алдында түгел, ә үзен билгеләгән Президент алдында гына җавап тота. Әйе, ТР белән РФ арасындагы вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамәдә республикабызда бары тик ике дәүләт телен белгән кешенең генә Президент булу мөмкинлеге күрсәтелгән. Руслар арасында бу таләпкә җавап бирүчеләр азрак, татарлар арасында – күбрәк. Ләкин соңгылары арасында да маңкортлар бар. Ә маңкорт җитәкчедән Алла сакласын...
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|