|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2021 Җәмгыять
90 яшьлек юбилярларга акчалата ярдәм каралганмы?Яшел Үзәндә 90 яше тулган Язилә Мәүләвиеваны юбилее белән котлап, бер открытка гына бүләк иткәннәр, дигән хәбәр күпләрдә ризасызлык уятты. Дөрес, бу вакыйгага нокта куелды, үз эшенә җавапсыз караган кешеләр ачыкланды. Район башлыгы юбилярны үзе барып котлады. Бу хәлләрдән соң редакциябезгә дә кызыксынып шалтыратучылар артты: 90, 100 яшьтә дәүләт тарафыннан юбилярларны котлау каралганмы? Пенсия фондыннан ярдәм тиешме? Юбилярларга дәүләт тарафыннан бүләк бирелергә тиеш дигән закон юк анысы. Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәткәрләре аңлатуынча, моны һәр муниципалитет үзе хәл итә. Бу — өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән башкарыла торган ирекле эш. Социаль яклау бүлекләре юбилярлар исемлеген алып бара һәм Президенттан котлау открыткалары тапшыра. Пенсия фондыннан да 90 яшькә бүләк каралмаган.
— Закон нигезендә, 80 яшь тулгач, пенсиянең фиксацияләнгән өлеше арта. Ә башка очракта, кеше 130 яшькә кадәр яшәсә дә, пенсиягә өстәмә түләү каралмаган, — дип аңлаттылар Казанның Вахитов районы пенсия бүлегендә.
Өлкән кеше өчен ягымлы сүз дә бүләк. Шуңа да һәр район, гадәттә, үз юбилярларын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш ветераннарын, йөзьяшәрләрен хөрмәтли, бәйрәмнәр белән котлый. Күп җирдә истәлекле бүләк тапшырылса, Лаешта, мәсәлән, район башлыгы карары белән юбилярларга акчалата ярдәм каралган.
— Өлкән кешеләргә түгәрәк даталары уңаеннан билгеләнгән аерым суммалар бар. Мәсәлән, 90, 95 яшьлекләргә — 3000 сум, 100 яшьлеккә 5000 сум тапшырыла. Гадәттә, йөзьяшәрләрне котларга район башлыгы бара. Әле күптән түгел генә 103 яшьлек әбине тәбрикләп кайтты, — дип аңлаттылар Лаеш районы хакимиятендә.
“БЕР ҖЫЛЫ СҮЗ ҖИТӘ”
Айдар ФӘЙЗУЛЛИН, Кукмара районы Ядегәр авыл җирлеге башлыгы:
— Гадәттә, юбилейлар вакытында район башлыгы, аның урынбасарлары килеп котлый. Район башлыгы — колхозыбызда эшләп киткән кеше. Шуңа да өлкәннәрнең күбесе аны күрергә тели, ул килә. 90 яшь белән котларга дигән закон юк. Тик ничек өлкән кешеләрне түгәрәк дата белән тәбрикләмисең инде? Аларга бер җылы сүз җитә. Ләкин яннарына буш кул белән бармыйбыз. Юбилярларга чәчәк, торт, одеял алабыз. Кызганыч, өлкәннәр күп үлә. Аларның кадерен белеп калыйк.
“ИҢ ӨЛКӘН КЕШЕ АПАСТА ЯШИ”
Луиза САФИНА, Апас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары:
— Татарстанда иң озын гомерле кеше — Зәйнәп апа Ибраһимова бездә яши. Аңа быел 107 яшь тулды. 90, 95, 100 яше тулган өлкәннәребезне игътибарсыз калдырмыйбыз. Юбилярга нәрсә кирәген ачыклыйбыз. Төрле тормышта яшәүчеләр бар. Хәленә карап, бүләген сайлыйбыз: кемгәдер — мамык шәл, икенче берәүгә — юрган, акчалата бүләк тә тапшырганыбыз бар. Үзебездә җитештерелә торган ризыклар алып киләбез. Районның 90 еллыгы уңаеннан махсус медаль ясаттык. 100 яшьлекләрне котларга, гадәттә, район башлыгы бара. 90, 95 яшьлекләрне башкарма комитет җитәкчесе, урынбасарлары да котлый. Бу очрашулар бик күңелле уза.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|