|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2021 Криминал
Ишектән кергәндә инвалид бабайны тибеп екканКиров шәһәрендә яшәүче ир кибеттә керергә комачаулаган начар ишетүче инвалидка типкән. Вакыйга видеога эләккән, роликны Telegram-каналында Baza бастырып чыгарган. Низаг Октябрьский проспектында булган. Видеоязмадан күренүенчә, ир белән хатын кибеткә керергә тели. Шулчак алар алдына баскычтан төшәр өчен таякка таянган русияле чыга һәм балкага төртелгәндәй итә.
Ачуы кабарган ир таякка таянган бабайны тибеп җибәрә, ул егыла. Ир белән хатын торырга ярдәм итмичә, аны урап үтеп кибеткә кереп китә. Бабай үзаллы тора һәм бинадан чыгып китә.
Соңрак ир үзенең кылыгын аңлаткан. Имеш, инвалид аның хатынына кулларын сузган кебек тоелган.
“Хатыныма кулларын суза төсле тоелды. Ул моментта бабай хатынымны эләктереп алыр кебек булды. Шуңа типтем”, – дип аңлаткан ул. Шунда ук бабай алдында гафу үтенергә риза булуын да белдергән.
Кибет һәм сәүдә үзәкләрен видеокамераларны белән җиһазлау бик урынлы бит, күрәсезме? Тәртипсез ирнең кылыгын бар ил күрде, мөмкинлекләре чикле өлкән абзыйдан гафу да үтенсә, бөтенләй яхшы булачак. Һәм инде киләчәктә ул алдын-артын карап йөрер, җәмәгать урыннарында кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булыр дигәнгә өмет зур.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Baza Telegram-каналы видеосыннан скрин.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|