|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда янгыннан 11 кешене коткарганнар: сигезе - балаларБүген төнлә Васильево бистәсендә куркыныч хәл булган. Анда янгыннан 11 кешене коткарганнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Стекольная урамында бер катлы кирпеч йорт янган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, 11 кеше арасында 8 бала да булган.
Электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдә бозу аркасында килеп чыккан янгынның мәйданы 56 кв. метр тәшкил иткән.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. .
--- |
Иң күп укылган
|