|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2021 Бәйге
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ билгеле!2020 елның ахырында игълан ителгән «Блогер.Татар» бәйгесе, ниһаять, ахырына якынлашты. Бәйгенең нигезләмәсе буенча 10 февральгә кадәр гаризалар кабул ителде. Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез. Бәйгегә Татарстан районнарыннан, Казаннан, Мәскәүдән, Ижаудан, Сургуттан, Австралиядән, Германиядән 130дан артык гариза килде. Араларында яше дә, өлкәне дә бар. Күпчелеге инстаграмчылар, әлбәттә. Әмма “Вконтакте”, “Ютуб”, “Одноклассники”, “Тик-Ток”, “Фейсбук” кебек социаль челтәрләрдән дә катнашучылар булды. Бәйгенең шартлары буенча жюри 10 җиңүчене сайлады. 5сен эшче һөнәрләрдән, 5сен иҗади һөнәрләрдән. Аларның һәркайсына 20000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак (җиңүчеләр белән элемтәгә чыгарбыз). Якын арада бүләкләү тантанасы да булачак.
«Блогер.Татар» беренче һөнәри блогерлар бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Матбугат.ру» порталы оештырды. Сер итеп кенә әйтәбез, «Блогер.Татар» проекты дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә икенче бәйгене игълан итәргә җыенабыз. Бу юлы ул һөнәр ияләренә түгел, ә башка темага багышланачак.
Ә әлегә беренче «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итәбез һәм чын күңелдән котлыйбыз (бу урында фанфара тавышлары булырга тиеш).
«Блогер.Татар» республикакүләм һөнәри блогерлар бәйгесе җиңүчеләре
ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘР:
Сыер савучы
Тәнзилә Идиятуллина
47000 Инстаграм
Дальнобойщик
Назыйм Галимов
9000 Инстаграм
Аш-су остасы
Гөлчәчәк Фәтхулова (Сургут)
28000 “Вконтакте”
Визажист
Айгөл Гатауллина
13000 Инстаграм
Тегүче
Альбина Фазлыева
61000 Инстаграм
ИҖАДИ ҺӨНӘРЛӘР:
Шагыйрь
Илсаф Тимербайев
9000 Инстаграм
Журналист
Финзия Газизова (Австралия)
26000 Инстаграм
Баянчы
Илдус Һадиев
14000 Инстаграм
Укытучы, язучы
Сәрия Мирзаянова
7000 Инстаграм
Блогер-вайнер
Гөлназ Әхмәдиева
18000 Тик-Ток
--- |
Иң күп укылган
|