|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2021 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада зур склад янган (ВИДЕО)Бүген, 20 февраль иртәсендә Түбән Кама районында Түбән Афанасово авылында көчле янгын чыккан - ламинат өчен полимер чимал склады яна башлаган. Профнастил җитештерү белән шөгыльләнүче "Бакелит" ҖЧҖ территориясендәге янгын иртәнге 9 тирәсендә башланган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1500 кв. метр мәйдандагы янгын инде сүндерелгән. Ут җиһазларны эшләтеп җибәргәндә килеп чыккан.
Янгынны сүндерүдә 59 коткаручы, 20 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 38 кеше һәм 12 берәмлек техника җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләр юк.
--- |
Иң күп укылган
|