поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.09.2010 Җәмгыять

БУЛГАН ИНДЕ ГАМӘЛЛӘРНЕҢ ТӨРЛЕСЕ...

Елан теле. Ут теле.

Эзоп теле. Эт теле.

Морза теле. Җил теле.

Марҗа теле. Ир теле.

Базар теле. Ил теле...

 

...Кайчак телевизор карыйм.

Патшаларны чагыштырам:

теге тиле түгел, бу тиле!..

 

Афәт

 

Кеше ник дип өзә икән              

үзенең иң газиз кылын?

Эссе! Кызу! Дөнья көя!

Чишмәләрдән су качкан...

Бик үк күренеп тормаса да,

Ачлык авызын ачкан.

 

Кошлар очмый. Сырхау ава

йөрәк өянәгеннән...

Артык зарар юк бугай тик

көя күбәләгенә...

 

Җилләр улый, басудагы

Кул сыяр ярыкларда.

Болай булса, эрүе бар

Арктик бозлыклар да!

 

Яна авыллар... Полигоннар...

Төтен кыса сулышны.

Табигатьнең һәм Кешенең

гражданлык сугышы!

 

...Аллаһының сынавы бу!

Һәм дә бер кисәтүе!

Тәкәббер Адәмгә үзенең

урынын күрсәтүе.

 

Әй, кылана «Homo sapiens»

Бөек Көчтән «узарга»!

Бигрәк тә маһир инде

Җирне, Күкне бозарга.

 

...Кайчак игә килә Ул да,

«бөеклектән» тилереп,

Әнә, Күктән яңгыр сорап,

дога укый илереп.

 

 

Тагын саныйлар...

 

* * *

                                      Бүлгәлә! Туракла!

                                      Тарттыр да йот!..

 

Кемгәдер сан исәбе...

Кемгәдер җан исәбе...

Кемгәдер кан исәбе!..

...Ә синең ни исәбең?

 

Сораулар

Законлы хакимме?

«Закондагы бур»мы?

Берәү дә әйттермәс:

«Ул, диеп, угры!»

 

Кем кайда утыра?

Берәр зонадамы?

Түрәләр тезелгән

президиумдамы?

 

Төрле ике закон

җәптәш бара аламы?

Ә хакыйкать үзе

ике арадамы?

 

* * *

 

Болытларны куып тарата ала!

Чиксез сыман Кеше кодрәте.

Тик шунсы бар: куып тарата алмый

башына төшкән кайгы-хәсрәтен...


Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Казан утлары
№ 9 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»