поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.02.2021 Җәмгыять

Тормыш адәм баласын гел сынап тора

Похвистнево районының Гали авылыннан фронтка алынган Шамил Маннанов Бөек Ватан сугышынан бер аягын югалтып кайта. Ләкин төшенкелеккә бирелми, Нәфисә исемле чибәр кызга өйләнеп куя, аллы-артлы 7 баласы – 2 кызы, 5 малае дөньяга килә. Шуларның берсе - Камил исемлесе, 1951 елның ап-ак карлы февралендә икенче бала булып дөньяга аваз сала.

Камилнең бала чагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Аяксыз әтисе колхозда авыр эшләрдә эшли алмый, авылдашларына көнкүреш кирәк-яракларын ремонтлап, радиоузел аша халыкка яңалыклар сөйләп тора иде.
 
7 сыйныфны тәмамлаган Камил, Сергиевскиның авыл хуҗалыгы көллиятендә укып, киң профильле механизатор профессиясе алып кайта. Аңа иске генә МТЗ-2 тракторы бирәләр. Шуны әйбәтләп ремонтлап, сафка бастыра һәм тракторчы булып эшли башлый, 1969 елда шофер һөнәрен дә үзләштерә. Шул елларда колхоз рәисе булып эшләгән Сәйфулла Сафиуллин Камилне руль артына утырта. Ләкин егеткә машина йөртүче булып озак эшләргә туры килми, армия сафларына алына. Тырыш, уңган-булган егетне зурлап, колхоз рәисе авыл клубына халыкны җыеп, егеткә хезмәт иткәндә кирәк булачак әйберләр салынган чемодан бүләк итеп, намуслы эше өчен Рәхмәт хаты тапшырып, бөтен авыл белән армиягә озату кичәсе оештыралар. Ахырда Камилне машинага утыртып, авылны әйләнеп чыгалар, кайтуыңны көтеп калабыз дип, военкоматка хәтле озатып куялар.
 
Камил Брест шәһәренә эләгә. Чик буе гаскәрләрендә 3 ел хезмәт итеп, 1971 елда туган авылына әйләнеп кайта. Аңа шундук яңа трактор бирәләр, ә игеннәр өлгергәч, комбайнга да утыра.
 
Гаилә тормышы да кызык кына башлана -1973 елда ул, иптәшләрен котыртып, Әлфия исемле кызны урлап алып кайта. Шул көннән бирле алар иңгә - иң куеп, бер уйда, бер фикердә булып, 47 ел буе тигез гомер итәләр. Бер кыз һәм ике малай үстерделәр.
 
Камил гомере буе алдынгылар сафында булды. Намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше, фидакарь хезмәте өчен район һәм өлкә хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә. 1973 елда егет “Знак Почета” ордены, “Победитель соц. соревнования” медале белән бүләкләнә.
 
1979 елда “Тарзеев” колхозында Югославиядән килгән белгечләр, кул хезмәте кулланмыйча, агулы препаратлар ярдәмендә генә, чөгендер үстерү буенча сынаулар уздырдылар. Әлеге эшне Камил җитәкләгән трактор бригадасы гына башкарып чыга ала. Шул елны Камил “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнә. Ә гомере буе җыелган Рәхмәт хатлары чемоданга таслап тутырылып бара. “Кайвакыт алып укыйм да, яшьлек хатирәләремне яңартам” - дип көлә ул.
 
Җәмәгать тормышында да актив катнаша Камил Маннанов. Ике мәртәбә “Райком бюросы” әгъзасы итеп сайлана, 10 ел дәвамында авыл советы депутаты булып тора. Ә инде туксанынчы елларда, колхозлар таралгач, котельныйга оператор булып урнаша. Лаеклы ялга чыгу вакыты җиткәч тә, өйдә тик утыра алмыйм дип, әле тагын 3 ел эшләп йөри.
 
- Мин Камилне гомер буе беләм. Аның кебек намуслы тәрбияле, холыклы кешеләр дөньяда бик аз. Инвалид булган әтисенә дә гел ярдәм итеп тора иде. Эштә дә, гаиләдә дә үрнәк кеше ул. Мин, милиционер булып эшәләгәндә дә, хәзер дә аны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәм. Камил зур гаиләсе өчен менә дигән йорт салып керде, кызын да, уллары Рамил белән Ринатны да үзе кебек үк тәртипле, эш сөючән кешеләр итеп үстерде, - дип сокланып сөйли авылдашы Габделхәмит Асылгәрәев.
 
Тормыш иптәше Әлфия соңгы сигез елда икмәк пешерүче булып эшли. Ә моңа кадәр сувенирлар ясау цехында да эшләде, чөгендер кырында да бил бөкте. Кызы Алсу да менә инде 27 ел буе ипи пешерүче.
 
Тормыш адәм баласын гел сынап тора. Әлбәттә, Камилне дә бәла-каза урап узмаган. Өч ел элек Наил энесе яман шеш белән авырып китте һәм вафат булды. Камил үзе дә бик зур операция кичереп, беренче төркем инвалидына әверелде. Ел ярым элек әнисе дә яман шештән бакыйлыкка күчте, ә газиз уллары Рамил, кунакка кайткан җиреннән йөрәк өянәге тотып, мәңгелеккә күчте. Кыска гына вакыт эчендә мондый зур югалтулар кичергән йодрык хәтле генә йөрәккә дә чыдарга кирәк бит... Ләкин, чи тирегә ут капмый дигән сүз дөрес ул. Йорт мәшәкатьләре белән көн артыннан көн үтә тора. Әлфиясе белән үзләренең кечкенә генә теплицаларында кыяр, чәчәк үсентеләре үстереп саталар, маллар тоталар...
 
Шушы мактаулы исемнәр, дәрәҗә, бүләкләр, әлбәттә, җиңеллек белән бирелмәгән Камилгә. Моның нигезендә тырышылык, максатчанлык, уңганлык үрнәкләре ята. Бу гаиләне Аллаһы Тәгалә, иң мөһиме, исәнлектән, тигезлектән аермасын. Кайгы-хәсрәтләр аларны читләп узсын! Тагын күп еллар иңгә - иң куеп, бер-берсенә кирәк, балаларына һәм оныкларына терәк булып, шатлыкта яшәсеннәр.
 
Әфәрин, Камил! Юбилеең белән! Бирешмә, нык бул!
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 20.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»