|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2021 Җәмгыять
Без ахмакларны еллар буе алдыйларУфалыларга 3 ел эчендә кулланылган җылылык энергиясе өчен артыгы белән түләнелгән 11 миллион сумнан артык акчаларны кайтарырга тиешләр. БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның профильле эшче төркем утырышында аерым сайлап алынган йортларны тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр иттеләр. Бу йортларның техник паспортларында күрсәтелгән һәм фактик мәйданнары “БашРТС” мәгълүматлары белән чагыштырылган. Мисал өчен, Октябрь проспектының 56 санлы йортында яшәүчеләргә 6,88 миллион сум артык түләнгән акчаларны кайтарырга тиешләр. Һәр фатирга уртача 23,9 мең сум туры килә. Ә Рихард Зорге урамының 44 санлы йортында яшәүчеләргә артык түләнгән 2,45 миллион сум акчаларны кайтарырга бурычлылар. Хәдия Дәүләтшина урамындагы 24 санлы йортта яшәүчеләргә исә 2,29 миллион сум кайтарырга тиешләр.
“Гади халыкның платёжкаларына коммерция мәйданнарын керткән очракта артыгын түләүләр миллионнарча суммаларга җитә. Моңа юл куярга ярамый, – дип бу хәлгә карата комментарий бирде Корылтай рәисе Константин Толкачёв. — Әлеге вакытта идарәче компанияләргә мәйданнарын тикшереп чыгар өчен методик тәкъдимнәр җыелмасы әзерләнә. Республика халкы үзләренеке булмаган милек һәм кулланмаган мәйданнар өчен түләмәс өчен эшне бөтен җирдә һәм системалы рәвештә оештыру мөһим”.
Артыгын түләү очраклары барлыкка килүнең икенче мөһим сәбәбе – җылылык энергиясе исәбе узелларының хәл-торышы. Парламент спикеры сүзләре буенча, бу проблема гомум ил өчен актуаль, шуңа аны федераль законнар чыгару киңлегендә хәл итү урынлы булачак.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: gkif.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|