|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2021 Хәвеф-хәтәр
Полиция ярдәм сорый: бер ай элек югалган Казан кешесен эзлиләр
Казанда яшәүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның 33 яшьлек ире Артур Вәлиев 31 гыйнварда иртән өеннән чыгып киткән һәм югалган. Аның югалганына бер айга якын вакыт узган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ир-ат соры олимпийка, караңгы зәңгәр джинсы, көрән кышкы ботинка кигән, үзе белән паспорты булган.
Хәзерге вакытта ир-ат федераль эзләүгә игълан ителгән.
Полицейскийлар республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга югалган ир-атны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Артур Вәлиев турында мәгълүматы булучылар 8-843-221-45-03 («Авиатөзелеш» полиция бүлегенең кизү часте) һәм 8-906-111-04-91 (җинаятьчеләрне эзләү бүлеге) телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итә ала.
--- |
Иң күп укылган
|