поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.02.2021 Милләт

Самара татарлары хыялланган балалар бакчасын Уфа татарлары килеп оештырган

Билгеле инде, телен, гореф-гадәтләрен, динен һәм милли мәгарифен югалткан халыкның киләчәге юк. Без моны яхшы аңлыйбыз, ләкин балаларыбыз, глобализация чорында яшәгәнлектән, туган телләрен кирәксенми башладылар. Без – ата-аналар, бакча, мәктәп милләтебезне, мәдәниятебезне, халкыбызны саклап калу өчен балага дөрес әхлакый тәрбия бирергә тиешбез.

Ләкин көне-төне эштә булган ата-аналар гына бу эшне башкарып чыга аламы? Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэддин бине Фәхреддин: “Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип әйтеп калдырган бит. Балага сабый чактан ук башта гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны өйрәнүгә урын бирелсә, татар теле мохитында үссә, милләтебезнең киләчәге якты булыр иде...
 
Әмма, күпмилләтле регионда мәгариф системасына татар телен кертү бик зур проблема. Ә татар балалары өчен бакчалар булдыру тагын да катлаулырак. Бүгенге көндә 120 меңнән артык татар яшәгән Самара шәһәрендә бердәнбер “Яктылык” татар мәктәбе эшләп килә. Балалар бакчалары бөтенләй юк дисәм, ялгыш булыр. Чөнки күптән түгел генә шәһәребездә “Йолдыз” балалар бакчасы эшли башлады. Без бу изге эшкә алынучы кыю кешеләр белән танышырга булдык.
 
- Без Самарага ике ел элек Башкортостан каласы Уфадан килеп урнаштык, - дип танышты Талия Шиһапова. - Улыбызны балалар бакчасына йөртә башлагач, бик зур проблемага килеп төртелдек – ул русча аңламый иде. Чөнки без өйдә аның белән гел татарча гына сөйләштек. Мин үзем дә 6 яшькә кадәр гел татар телендә генә сөйләштем бит. Балачагым Казанда узганлыктан, балалар бакчасында, мәктәп-гимназияләрдә укуы минем өчен авыр булмады. Ә рус телен мин мәктәптә укый башлагач кына үзләштердем. Шунлыктан улымны да әнием тәҗрибәсе буенча тәрбияләргә тырышам.
 
Ә Самарага күчеп килгәч, проблема туды. Улым йөргән балалар бакчасы тәрбиячеләре: “Он по-русски не знает, мы по-татарски не понимаем”, - дип зарлана башладылар. Шуннан ирем Рамазан белән киңәштек тә Самарада татар балалары бакчасы ачарга булдык.
 
Дөрес, хыялыбызны чынга ашыру өчен күп көч куярга туры килде. Финансларга кагылышлы сораулар да, юридик мәсьәләләр дә бихисап күп булды. Нәтиҗәдә, балалар бакчасы түгел, ә балаларның Үсеш үзәге ачарга туры килде. Гадәттә, андый үзәкләрдә балалар бер-ике сәгать кенә уздыралар, ә безнең “Йолдыз”да иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр тәрбияләнәләр. Сабыйларга ямьле һәм кызыклы булсын өчен, бездә бөтен шартлар да тудырылган, бүлмәләр заманча җиһазландырылган.
 
- Үзәкнең исеме матур, кемнәр куйды?
 
- Үсеш үзәге татар мәдәнияте һәм татар теле белән бәйле булуын аңлатучы, якты һәм мәгънәле исем эзләдек. Һәр ана баласын күктәге кояшым, йолдызым дип атыйдыр. Шуңа күрә “Йолдыз” исеме бигрәк тә туры килә, дип уйладык. Татар телен белмәгән кешегә дә Үзәкнең яңгыравыклы исемен отып калырга кыен булмасын дип тә тырыштык.
 
- “Йолдыз”да балалар нәрсәләргә өйрәнә ала инде?
 
- Белемем буенча мин башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле укытучысы. Шуңа күрә уку программасын үзем төзедем. Программаның нигезенә дәүләт балалар бакчаларында һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү үзәкләрендә кулланыла торган дәресләр салынды. Безнең үзәктә балалар ике төркемгә бүленә: 3 - 4 һәм 5 - 7 яшькә кадәр. Белем бирү, билгеле, яшь төркеменә карап билгеләнә. Сабыйлар татар телен һәм әхлакый кыйммәтләрне, үз-үзен тоту кагыйдәләрен һәм этикет нигезләрен өйрәнәләр. Шулай ук инглиз һәм гарәп телләре, әвәләп ясау, аппликация, рәсем ясау һәм кул эшләре кебек иҗат дәресләре, физкультура, табигать, тормыш иминлеге нигезләре, сөйләм теле, язу күнекмәләре, күңелле математика дәресләре каралган.

- Тәрбиячеләргә карата таләпләрегез нинди?
 
- Төп максатыбыз - балаларны милли рухта тәрбияләү һәм туган телне өйрәтү булганлыктан, тәрбиячеләр дә саф татар телендә сөйләшә белергә тиеш. Чөнки балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү өчен тәрбиячедән зур тырышлык, югары эрудиция һәм эмоциональ кеше булу таләп ителә. Материалны җиңел һәм шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч итеп аңлату балаларда кызыксыну уята. Балада туган телебезне ярату хисе тәрбиялим дисәң, табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, бала күңеленә хуш килерлек шигырьләр, тылсымлы әкиятләр, такмаклар, төрле җырлар, көйләр тыңлау аша ирешергә мөмкин. Ләкин моның өчен тәрбияче иң элек үзе саф татар телендә сөйләшергә тиеш. Миңа калса, татар теле тәрбиячесенең югары белемле белгеч булуы да мөһим. Чөнки аңа балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә эш алып барырга кирәк булачак. Шулай ук балаларны халык авыз иҗаты, тормыш-көнкүреше, тарихы һәм милли бизәкләре, йолалары белән таныштыру да бик кирәк.
 
Кызганычка, саф татар телендә сөйләшүче тәрбиячеләр табуы тагын бер проблема тудырды. Әлегә, балалар саны аз булганлыктан, бу мәсьәлә хәл ителгән, дип саныйбыз. Киләчәктә, балалар саны арта башлагач, татар телен яхшы белүче тәрбиячеләр кирәк булачак. Без инде белгечләрне эзли башладык та.

- Талия, сер булмаса, әйтегез әле, балалар бакчасын ачу һәм аны алып бару зур чыгымнар таләп итәдер бит. Ярдәм итүчеләр бармы?
 
- Сер түгел, - дип елмая әңгәмәдәшем. - Безнең балалар үзәге коммерция нигезендә эшли. Ата-аналар түләгән акча айлык чыгымнарны каплый, әлегә. Дөрес, ярдәм итүчеләр дә бар, Аллага шөкер. Иң мөһиме, башлаган эшебез бушка булмасын, балаларын татар итеп тәрбияләргә, кечкенәдән туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сеңдерергә теләүче ата-аналар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калабыз. Шуны да искәртеп үтим: “Йолдыз” үзәгендә сабыйлар тик хәләл ризык ашыйлар. Минемчә, бу бик мөһим. Белгәнемчә, Самарада бу да проблема булып кала бирә...
 
Менә шулай, еллар буе Самара татарлары хыялланган балалар бакчасын Уфа татарлары килеп оештырдылар. Безгә тик балаларыбызны һәм оныкларыбызны анда йөртергә генә кала. Телефоны кирәк булса, редакциягә шалтыратыгыз.
 
Эльмира СӘЙФУЛЛИН

---
Бердәмлек
№ --- | 19.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»