|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2021 Җәмгыять
Россияле хатын, баласын ияртеп, гарәп шәехенә качкан һәм...Мәскәүдә яшәүче яшь ана үзен гарәп шәехе дип таныштырган иргә качып киткән. Әмма “шәех” мошенник булып чыккан, ул, хатынны алдап, аңардан 8,9 миллион сум түләргә мәҗбүр иткән. Екатерина Шнайдер элекке ире, юрист Флориан Шнайдер белән аерылышкач, матур тормыш турында хыялланган. Ул баласы өчен яңа әти эзләгән һәм интернетта бер ир белән танышкан. Яңа танышы үзен Дубайда яшәүче принц дип таныштыра, Екатеринага яратам дип ант итә, байлыгын хатын белән бүлешергә вәгъдә итә. Әмма корольләр гаиләсе әгъзасы булыр өчен ир хатыннан бераз вклад ясавын – 100 мең сум евро (8,9 миллион сум) түләвен сорый...
2020 ел ахырында Екатерина 3 яшьлек кызы белән яңа мәхәббәте белән очрашуны көтәр өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очалар.
Хәзер ул элекке ире белән элемтәгә чыкмый, әмма кызы белән аралашу мөмкинлеге өчен аңардан 1 миллион евро (89 миллион сум) акча таләп итә. Ир ким дигәндә кызының исән-сау икәнен белергә хыяллана. Вакыйгадан соң ул полициягә һәм опека органнарына гариза язган.
Флориан сүзләре буенча, элекке хатыны нишләптер ялган принцка кызы Машаның ялангач төшкән фотосурәтләрен җибәргән. Якын арада Екатерина Русиягә кайтмаса һәм элемтәгә чыкмаса, ул судтан кызы Машаның аның белән яшәвен таләп итәчәген белдергән.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: РЕН ТВ каналы видеосыннан скриншот.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|