поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.02.2021 Шоу-бизнес

Айгөл Шәйхетдинова: "Ришатның очрашып йөргән кешесе бар иде"

Гашыйклар көне уңаеннан үткәрелгән “Йолдызлы мәхәббәт” бәйгесендә 12 пар арасыннан Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар дуэты җиңү яулаган. Айгөл белән Ришатның танышу тарихын тәкъдим итәбез.

“2000 елда мәктәпне тәмамлагач, Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга кердем. Ул чакта Чаллыда Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендә “Сердәш” ансамбле бар иде. Мин килгәндә, ансамбльгә яңа состав җыялар иде. Без анда җырчы Эльмира Сөләйманова белән икәү кердек.
 
Берзаман сентябрь аенда Ринат абый Эльмира белән безне студиягә чакыртты, янәсе төркемгә Башкортстаннан яңа егет килә, танышырга кирәк. Килсәк, бөдрә чәчле, ябык гәүдәле егет синтезаторда үзе язган җырны үзе уйнап, үзе җырлап утыра. Ул Ришат иде. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп калды. Ул да: “Беренче күрүдән гашыйк булдым сиңа”, - диде. Ләкин Башкортстанда аның йөргән кызы булган. Ул кыз белән араларын өзеп, минем белән очраша башлады.
 
Ике ялга якын йөргәннән соң, юлларыбыз аерылды. Ришат Хәния Фәрхи төркеменә китте, мин Казанга юл тоттым. “Ядкәр” студиясендә, аннары Рәсим Низамов төркемендә эшләдем.
 
2008 елда Ришат шалтыратты. “Мин Хәния Фәрхидән киттем, үз концертларым белән йөри башладым. Миңа җырчы кыз кирәк, әйдә бергә гастрольләргә чыгабыз”, - дип үзенә чакырды.
 
Шулай итеп, яңадан йөреп киттек. 2009 елда Ришат үзенең туган көнендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. 25 июньдә – никах, 1 августта туебыз булды. 21 ел буе бер-беребезне беләбез, 11 ел буе ир белән хатын булып яшибез. Улыбыз белән кызыбыз үсеп килә, Аллаһка шөкер”, - дип сөйләде Айгөл Шәйхетдинова.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»