|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда бер бала мәктәп территориясендә граната шартлатканСтолбищида бер бала мәктәп территориясендә граната шартлаткан, шуның аркасында аның кулы пешкән. Әлеге төр граната, гадәттә, страйкбол өчен кулланыла, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре мәктәп укучысының аны кайда тапканын ачыклый. Гадәттән тыш хәл 15 февральдә ТР Лаеш районындагы Столбищидагы мәктәпләрнең берсендә булган. Укучы страйкбол (гадәттә, ул хәрби-патриотик уеннар вакытында кулланыла, әллә ни куркыныч тудырмый) өчен кулланылучы граната тапкан һәм аны шартлатырга уйлаган. Шул уены нәтиҗәсендә баланың кулы пешкән.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тикшерү уздыра, граната тапкан урын ачыклана.
ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Лаеш районы прокуроры шулай ук тикшерү үткәрәчәк. Әлеге очрак республиканың күзәтчелек ведомствосында аерым контрольгә алынган.
Фото: /pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|