|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2021 Фаҗига
Казанда янгын сүндерүчеләр ир-атны янган фатирдан чыгарган, ләкин коткарып кала алмаганКазанның Дәрвишләр бистәсендәге күп фатирлы йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Парковая урамындагы 14 катлы йортта янгын турында хәбәр 101 номерына кичә кичке тугызларда килгән.
14 нче катта өч бүлмәле фатир януы ачыклана. Янгын мәйданы 24 квадрат метр тәшкил иткән.
Янган фатирдан янгын сүндерүчеләр ир-атны газ-төтен саклаучы битлек кидертеп алып чыга. Аны ашыгыч ярдәм медикларына тапшырганнар. Табиблар аның үлемен раслаган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|