|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2021 Фаҗига
Ата кеше 5 яшьлек кызы белән 17 каттан сикергәнМәскәүнең көньяк-көнбатышында дүшәмбе төнендә 17 катлы йорт тәрәзәсеннән 5 яшьлек кызы белән ата кеше сикергән. Икесе дә һәлак булганнар. Мәрхүмнәрнең гәүдәләрен подъезд түбәсендә күреп калганнар. Баксаң, гаиләдә фаҗига булган. 29 яшьлек ир үлеменә бер көн кала 38 яшьлек хатынын югалткан. Ир белән хатын Киевское шосседа юл һәлакәтенә очраган. Авария нәтиҗәсендә хатын, җитди җәрәхәтләр алып, үлә. Руль артында ире утырган. Баш мие селкенү белән аны да дәваханәгә озаталар, әмма медиклар, тикшергәч, өенә кайтарып җибәрәләр.
Соңгы көннәрдә суицидлар бигрәк күбәеп китте. Бу очракта инде хатыны үлемен күтәрә алмаган ирнең яшисе килмәгән. Андый чакта кайгыдагы кешеләрне ялгызы калдырмаска кирәктер, мөгаен. Бәлки, ир һәм кыз бала янына башка туганнары да килсә, фаҗигане булдырмый калып булыр иде? Ике көн эчендә тулы бер гаилә якты дөнья белән хушлашкан. Мәрхүмнәрнең якыннарына Ходай Тәгалә түземлек бирсен...
Чыганак: Lenta.ru
Фото: pixabay.com
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|