поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.02.2021 Сәясәт

Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева иҗаты

Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәлэр күнеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Тумыштан күңеленә шагыйрлек уты салынган кеше, башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе.

Рәзинә Габделбәр кызы Сәетгәрәева (Вәлиуллина) 1959 елның 11 июлендә, элеккеге Чаллы районы Биклән авылында, ишле гаиләдә, 5 нче бала булып дөньяга килә. 1966 елда Биклән урта мәктәбенә укырга керә, 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый. Укытучы булу хыялы белән башкалабыз Казанга, педагогия институтына документларын тапшыра.Уңышлы гына имтиханнарны тапшырып, кергэн абитуриентлар исемлегендә үз фамилиясен күреп чиксез сөенә. Укырга дип, кире әйләнеп килгәч, аның исе китә, ниндидер сәбәпләр аркасында, исемлектә аның фамилиясе булмый. Туган җирсез бер генә көн дә яши алмаган кыз аптырап тормый, төенчекләрен төйни дә, яңадан әти-әнисе янына авылга кайтып китә. Шулай итеп, кемнәрдер кылган гаделсезлек аркасында, аның укытучы булам дигән яшьлек хыяллары челпәрәмә килә. Шул ук елны ул Бөгелмә исәп-хисап мәктәбенә укырга керә. Гел “5” ле билгеләренә генә укый, авыл хуҗалыгы бухгалтеры һөнәрен үзләштерә. Туып-үскән “Чкалов” колхозына кайтып башта кадрлар бүлегендә, аннан икътисадчы булып эшли. Балаларны ярату аны үзе белем алган Биклән урта мәктәбенә алып килә, ул анда өлкән пионервожатый һәм китапханәче булып эшли.
 
– Бу хезмәтем - җан рәхәте булды. Мин мәктәптә пионервожатый булып эшләгәндә пионерларым данлыклы “Артек” лагерена кадәр бару бәхетенә ирештеләр. Шул елларда мин кулыма каләм алып беренче шигырьләремне яза башладым. Алар район газетасында бер басма бит булып басылып чыктылар. 1986 елдан алып каләм тибрәтәм,-ди, Рәзинә Сәетгәрәева үзенең иҗат юлының башлангычы турында. Аның иҗат нигезендә: туган якка мәхәббәт, ата-анага хөрмәт, милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә булган ихтирам чагыла. Рэзинэ апанын шигырләрен укып, һәрбер укучы үзенә ниндидер сабак ала. Алар безне иң беренче урында – сабыр булырга, тормыш кадерен белергә, мәхәббәтне олыларга, бәхетебез өчен көрәшергә, гөнаһларны-ялгышларны кичерергә, бэхетле булырга өйрәтә. Шигырьләре бер китаплык булып җыелгач, аларны китап итеп чыгару бәхетенә ирешә. “Моң чишмәсе” дип аталган тәүге китабы Яр Чаллы типографиясендә 2007 ел – хәйрия елында нәшер ителә. Тәүге китабын ул барлык авылдашларга бүләк итеп өләште, авылдашлардан бик күп рәхмәт сүзләре ишетте.
 
Һәрбер шагыйрь, язучы үзенең укучыларын табарга хыяллана. Шигырьләре – иҗат жимешләре – халык күңеленә керүен тели. Җәмгыяттә үз урынын табарга омтылган Рәзинә апа “Якты юл” газетасына үзенен жырдай матур шигырьләре белән килеп керә. Каләм осталыгын тоемлап, аны район газетасына - хатлар бүлегенә эшкә чакырып алалар. Ул “Якты юл” газетасында хатлар бүлеге мөдире, хәбәрче булып эшләде, үз укучыларын тапты. - Бу еллар минем күңелдә иң матур, иң күңелле хезмәт еллары булып истә калды, чөнки мин бөтен барлыгым белән яраткан эшемә чумдым. Килгән хатларны укып, укучыларым белән дуслык күперләре төзеп, матур-матур котлаулар, теләкләр язып гомернең, вакытның, көннең үткәнен сизми дә кала идем. Миндә өлкән буын кешеләргә карата аерым игътибар, хөрмәт яши, мин моны үземнең газиз әти-әниемне иртә югалтудандыр диеп уйлыйм. Аларга ярдәм итү теләге мине, Тукай районының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы белән бәйләде. Юмарт, алтын йөрәкле иганәчеләр ярдәме белән район газетасына яздыру эшенә алындым, урын өстендә яткан авыру балаларның һәм өлкәннәрнең өйләренә газета килү мөмкинлеге туды.,-дип искә ала ул үзенең яраткан газетасында эшләгән елларын. Матбугат эше белән иҗатын бер эздән алып бара. Шул елларда аның бер-бер артлы котлаулар, шигырьләр, җырлар тупланган иҗат җимешләре дөнья күрә: “Күңел сандыгы” (Казан шәһәре, “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы ААҖ, 2009 ел.), “100 бүләккә – 100 теләк” (Яр Чаллы типографиясе, 2011 ел.), “Күңелем догалары” (Казан шәһәре, Идел-Пресс полиграфия-нәшрият комплексы ААҖ, 2013ел.). Шигърият дөньясында куп еллар кайнасак та, нинди генә берсеннән-берсе матур, эчтәлекле прозаик юллар һэм шигырьләр укысак та, әле кешеләрне мактау, котлау, аларның тормышын, эшен, гаиләсен бөекләү сүзләре тупланган китапларны күргәнебез булмады. Рәзинә апа “Күңелем догалары”, “100 бүләккэ - 100 теләк” китапларында һәрбер яшькә үзләренә генә хас матур эчтәлекле сүзләр таба. - Мин аларны язганда шул образга керәм, башка кешегә әвереләм, гомумән, миндә биш Рәзинә яшидер кебек. Бер эшемне дә алар белән киңэшләшмичә, төптән уйламыйча башкармыйм. Кызу - баштан эшлэп кешеләрне рэнҗетүдән куркам. Бер генә көнемне дә файдасыз үткәрергә тырышмыйм. Көн саен 10 рәхмәт ишетмәсәм, йоклый алмыйм,-дип елмая ул.
 
Ул нәни, хыялый кыз бала сыман, самими, эчкерсез. Аны рәнҗетер өчен кырын күз белән карау да житэ. Мөлдерәп торган күзләреннән дә шигырь укырга, аның эчке дөньясын аңларга була. Эчкерсез, эчендәге тышында,-дип нэкъ менэ шундыйларга әйтәләрдер инде ул.
 
Рәзинә Гәбделбаровна һэрчак яшь куңелле, яшьлэр арасында. Заман яшьлэре белән дә, купне кургэн гасыр аваздашлары белән дә җинел аралаша, уртак тел таба. Кешелэргә аталган шигырьлэре, җырлары, бэетләре, мөнэҗәтләре күңел кылларын тибрәтә.
 
Ул район яшьләре, студентлар, укучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Конкурслар, төрле бәйгеләр булганда аларга сценариеләр, шигырьләр иҗат итә. Елның елында «Сабантуе гүзәле» бәйгесендә катнашучы кызлар аның шигырьләре, ул төзегэн сценарияләр буенча чыгыш ясыйлар. Ул аларны конкурска әзерли. Нәтиҗэсе куанычлы. «Сабантуе гузэле-2014» нең жиңү таҗы иясе, Биклән кызы - Диләрә Мәүләветдинова булды. - Минем жиңүдэ Рәзинә апаның өлеше зур,- ди ул газетага биргэн интервьюсында. Шул ук елны Диләрә башкалабыз Казанда узган « Моселман яшьлэре форумы»на районнан делегат булып барды. Аның кандидатурасын да, аның наставнигы - Рәзинә Гәбделбаровна тэкъдим итте.
 
-Дилэрэ бар яктан да интелектуаль, анын киләчэге өметле. Мондый яшьләрне үстерергә, аларны зур тормыш юлына әзерләргә кирәк, чөнки, киләчәк - алар кулында,-ди шагыйрә.
 
Рәзинә Гәбделбаровнага ярдәм сорап авыл гына тугел, күрше Яр Чаллы шэһэре балалар бакчасы методистлары да килэ. Ул Чаллы шэһэрендэ «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан Ирина Нәбиевага «Мәдәният нәрсә ул?» дигән шигырь язып биреп, бу шигырь дә жюри әгъзалары тафыннан югары бэялэнде. Бу шигырь белән йомгаклау өлешен – Гала-концертны башладылар. Бер генә кешене дә кире бармыйча, соравын канәгатьләндереп, сораган материалларын язып биреп жибэрэ ул. Иң иртэ яткан конем - иртәнге сэгать 2 , илһам - йолдызлар кабынгач, көн йокыга талгач килә,-ди шагыйрәҗан.
 
Кайчакта аңа хәтта җир һэм милек бүлегеннән газета өчен җир турындагы аукцион материалларын тәрҗемә итүен сорап та мөрэҗэгать итәләр. Ул бу катлаулы терминлы материалларны да төн йокламый басмага әзерләп, көне, сәгате белэн тапшыра.
 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районда һәрбер авылның планшеты ясалды. Менә шушы зур күләмле эшне дә культура һәм китапханә хезмәткәрләре урынына, үзе җигелеп эшләп чыкты ул, нәтиҗәдә, киләчәк буыннар өчен Биклән авылы ветераннарының һәм халкының сугыш чорындагы батырлыкларын гәүдәләндергән бай материал тупланды. Сугыш һәм хезмәт ветераны, элеккеге Биклән урта мәктәбе директоры Абдулин Шаех Мардановичның моннан 12 ел элек югалган тарихи язмалары табылганнан соң, Рәзинә ханым аны 1ай вакыт эчендә 70 басма биткә урнаштырып, редакцияләп район газетасына һәм “Безнең фикер” дигән газеталарына басмага тапшырды. Район газетасы аны махсус тарихи рубрика ачып 12 санда бастырды.
 
Чаллы шәһәрендә “Ләйсән” әдәби язучылар берләшмәсе эшләп килә. Ул 1964 нче елда ук оешкан. Бу берләшмәдә бүгенге татар әдәбиятында үз сукмакларын салган: Рәшит Бәшәр, Факил Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Рәзинә Мөхияр, Рәзинә Сәетгәрәева, Рафис Сәлимҗанов, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, Зифа Кадырова һ.б. зур ижади үрләр яулыйлар. Рәзинә Сәетгәрәева 2007 елдан Яр Чаллы шәһәренең “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы. - Бу мәртәбәле иҗат мәктәбе аша узу, бөек әдипләребез белән һәрдаим очрашып, аралашып тору, алардан дәресләр алу миңа әйтеп бетермәслек зур рухи байлык бирә. Чаллы шәһәренең бөек әдип-язучылары: Айдар Хәлим, Факил Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Рәшит Бәшәр минем иҗатында якты эз салган әдипләр. “Ләйсән” әдәби берләшмәсендә алган белемнәрем минем иҗат чишмәмнең яңа көч белән ургылып агуына зур этәргеч булды. Мине анда бик танылган җырлар авторы – Зөлфия Нигъманова җитәкләп алып керде, ә иҗат үсешемдә зур роль- уйнаган шәхес, “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе – Роза Галимулла кызы Хәмидуллина булды,- ди Рәзинә ханым. Күп кенә шигырьләренә көйне дә үзе яза Рәзинә апа. Танылган композиторлар белән иҗатташ дуслыкта тора. Аның берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, моңлы җырлары “Күңел”, “Татар” һәм “Болгар” радиолары аша һәрдаим яңгырап тора. Аларны татар эстрадасының танылган, якты йолдызлары: Винера Ганиева, Резидә Шәрәфиева, Әлфинә Әзһәмова, Ильнар Сәйфиев, Индива, Ришат Шәйхетдинов, Айгөл Нәбиуллина, Ринас Әхмәтов, Данир Сабиров Сәрия Нәбиуллина үз репертуарларына алган. Ул Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, профессор Винера Ганиева җитәкчелегендәге “Йолдызлар фабрикасы” гимны һәм алар башкаруында махсус хәйрия концерты өчен иҗат ителгән “Изгелек гимны” авторы.
 
Ул үзен прозада да сынап карый. 2014 нче елда “Татарстан китап нэшрияты”нда аның «Туз, йорэгем, туз… »(«Терпи, мое сердце, терпи…») дигән китабы дөнья күрә. Бу китапта ул бертуган апасының гыйбрәтле язмышы турында бәян итә. - Үтә дә нечкә, йомшак, хисле күңелемне бер йомгакка чорнап куеп, кайвакыт кыю, тәвәккәл затка әверелергә туры килэ,- дип яза Рәзинә ханым бер автобиографик язмасында. Бу әсәр тетрәндергеч, реаль вакыйгаларга нигезлэнеп язылган. Әсәрдә 70 яшенә җитеп бер тормыш рәхәте дэ күрмәгән, тол калып, ялгызы үстергән ике газиз баласын югалткан, гади татар хатыны - бертуган апасы Рәсимә образын гәүдәләндергән. Китап, вакытсыз дөньялыктан киткән туганының балалары - Айрат белэн Гөлнараның якты рухларына багышланган. Әсәр күп басмаларда: районыбыз газетасы - «Якты юл»да, «Акчарлак», «Безнен фикер» газеталарында, “Мәйдан” журналында басылып чыкты, үз укучыларын тапты, тетрәндерде, уйландырды.
 
Соңгы зур күләмле, эшләренең берсе - хезмәттәше, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит ага Мөхәммәтшин белән “Заслуженные люди Тукаевского района» (“Тукай районының атказанган кешеләре”) дип аталган мәртәбәле китап әзерләп, басмага бирү булды. Шушы исемдәге 3 нче томлык 2016 елда, Яр Чаллы типографиясендә, 1000 данә булып басылып чыкты. Бу күләмле, гаять күп мәгълүматлы, тарихи эчтәлекле китап өчен райондашларыбыз аларга күп рәхмәтләр әйтте. - Бүгенге көндә мин яңа җырлар, шигырьләр язу, туган авыл тарихын өйрәнү, авыл тарихы китабын чыгару өчен архив материаллары, кызыклы, тарихи истәлекләр, элеккеге еллардагы фотолар туплау белән мәшъгуль,-ди тынгы белмәс моң иясе. Ул район культура бүлегенә ничәмә дистә еллар дәвамында, районда үткәрелгән төрле чараларга театральләштерелгән күренешләр, сценарийлар язуда булыша. Ул аларның берсен дә штатта утырып хезмәт хакына түгел, ә күңел кушуы буенча эшли. Иң беренче үз туган авылына җыр язып клип төшергән иҗади, тынгысыз җан да ул! Шушы клип, шушы җыр үрнәгендә районда “Чишмә башы” (“Истоки”) дип исемләнгән Гала-концерт уза. Күп кенә авылларга Рәзинә Сәетгәрәева җырлар иҗат итә. “Мәләкәскә килегез”, “Җәйләү, Борды, Бордыбаш”, “Иштирәгем – куш йөрәгем”, “Төбәгем – Яңа”, “Түгәрәк алан” дигән җырларны инде халык яратып өлгерде, үзләренең һәрбер авыл бәйрәмендә зур горурлык белән башкаралар. - Туган авылымнан беркайда да чыгып китмәдем, чөнки мин бик тә җирсим, туган җирсез, авылдашларымнан башка яши алмыйм,-ди ул. Үзәкләргә үтеп керердэй матур сүзлэр белән язылган «Бикләнем» җырынын көен дә ул үзе язган. Күпкырлы талант иясе Рәзинә ханым бу җырга клип төшергәндә режиссерлык эшен дә үз өстенә алды һәм аны уңышлы гына башкарып чыкты. Бу 3-4 минутлык клипта ул - тормыш иптәше Галиябикә апа белэн 65 ел бергэ гомер кичергән сугыш ветераны, 90 яшьлек юбиляр - Гайсин Миннәхмәт абый гаиләсен дә, хезмәт кешеләрен дә, йөзъяшэр әбекәйләрне, аксакалларны да, уйнап үскән әрәмәләрен, иркен кырларын, болынарын, тугайларын да, гөрләп үткән сабантуйларын да, авылның олысын да, кечесен дә катнаштырган. - Бу хыялым инде күптәннән яши иде, шуңа да клипны озак итеп, вакыт ягын кызганмыйча, матур сабантуйларын көтеп, төрле урында, төрле кешеләр белән төшердек. Ул безнең авылның - визиткасы! Шөкер, авылымның йозек кашы булырдай, горурланыр кешелэребез, авылдашларыбыз бар!,-дип куана ул. Аны җырчы Сэрия Нэбиуллина искиткеч матур, моңлы итеп башкара, аңа чиксез рәхмәтлемен, клип төшергәндә дә аны авылга 4-5 тапкыр чакырырга, гастрольлэренэн булергэ туры килде,-ди ул әлеге хыялының чынга ашуына куанып.
 
- Шигърият дигән могҗизалы дөнья мине көннән-көн үзенең кочагына ала. Мине милләтемнең киләчәге, телебезнең югала баруы борчый. Мин каләмемне үземне, милләтемне явыз, учле, яман кешеләрдән саклаучы, яклаучы үткен корал итеп күрәм!
 
Моның ачык мисалы итеп җан түреннән чыккан, көчле рухлы гимннарымны атар идем. Бөек әдибебез исемен горур йөрткән районыма багышланган “Тукай исеме-бөек исем” дип аталаган гимн яңгырый башласа, залдагы халык дәррәү аягүрә баса. Бу патриотик тәрбиянең әле бер мисалы гына. Ялкынлы шигырьләрем, үткен сүзем белән тулы йөрәгем менә-менә хисләр карасына манылыр да, мөлдерәп түгелер кебек... Мин дөрес юлда, мин үземне шигъриятта таптым. Бөек язучылар арасына кереп, җирдә якты эз салып китсәм, гомерем зая узмады дип әйтер идем!,- ди шагыйрәнә ханым.
 
Әйе, Рәзинә Сәетгәрәева бер генә көнен дә зая уздырмаска тырыша. Аның инде үз тамашачылары, үз укучылары бар. Рәзинә апаның шигърият дөньясын кереп карасан, алар үзенчәлекле: туган җир, туган туфрак, авыл моңы, авыл матурлыгы, яшьлек еллары, мәхэббәт темалары урын алган. Тормыш дәверендә очраган гаделсезлек, кимчелек, авырлыкларга багышланган шигырьләре дә үз урынында. Кайчандыр сәхнә әсәрләре язарга омтылган кыз, бүген инде үзен драматургиядә сыный. Беренче язган сәхнә әсәрләре үк зур уңыш белән куелды. Инде аларны республиканың төрле төбәк театрлары сорап мөрәҗәгать итә. Әлбәттә инде, Рәзинә ханым аларга биш куллап ризалык бирә. Ул җырларын да канат куеп тизрәк очыру яклы.
 
– Иң мөһиме – җырларым халыкка барып җитсен! Моңга сусаган җаннарга рухи азык булсын!,-ди ул. Ул балалар өчен дә, зурлар өчен дә яза. Балалар бакчаларына йөргән сабыйлардан алып, инде гомер бәйрәмнәрен уздыручы чал чәчле апа-агайларга кадәр аның иҗатына: җырларына, шигырьләренә, багышламаларына мохтаҗ.
 
Соңгы иң зур, күләмле эшләре: милләтебезнең йөзек кашы, бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова иҗатына багышланган истәлекләр китабы. Ул бу китапта ике редакторның берсе булып бара. Икенче зур, күләмле, иҗади, вакыт белән бәяләнәчәк хезмәте - 2020 елда ничәмә-ничә еллар буе җыйган тарихи материалларын һәм дә архив материалларыннан авылдашларына зур мирас, 450 битлек, туган авылы – “Биклән авылы тарихы” китабын төзеп, нәшер иттерде.
 
-Бүгенге көндә бик күп җырларымны татар эстрадасының танылган артистлары башкара, сәхнә әсәрләрем куелып тора, яңалырын язып торам, шөкер, иҗатым сүрелми,-ди шагыйрә. Сез бу кадәр иҗатка илһамны каян аласыз?,-дип кызыксынуыма, ул: - Минем илһам чыганакларым: туган җирем, халкым, милләтем, сөеклем, газиз балаларым, оныкларым,-дип җавап бирде. Әйе, аның шигырьләрендә туган җиргә, халкыбызга, якыннарына булган мәхәббәт, сөю ярылып ята. Ул барыбызның киләчәге өчен борчыла, уйлана... Аны укыгач ирексездән син дә уйга чумасың, чөнки аның безне уйларны укый торган сәләте бар.
 
Бүгенге көндә Рәзинә Сәетгәрәева - Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан Республикасы Журналистлар союзы әгъзасы, Рәшит Гәрәй һәм Фәннүр Сафин исемендәге Әдәби премияләр лауреаты, “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе иясе. Шагыйрәнең иҗаты әле дөрләп янып торган учакны хәтерләтә. Тагын аның каләменнән күпме матур җырлар, көйләр, сәхнә әсәрләре төшәр, анысын вакыт күрсәтер. Үз юлын үзе - сабырлыгы, тыйнаклыгы, тырышлыгы, максатчанлыгы, тәвәккәллелеге белән яктыртып баручы чордашыбызның хезмәтләре гасырлар узгач та яктылык, нур чәчеп торса иде. Гомер юлының да, иҗат юлының да озын, бәхетле булуын теләп калабыз, райондашыбыз Рәзинә Сәетгәрәевага. Туган төбәгеннән бер генә минутка да читкә китмәгән тугры кошыбыз мәңге сайрап торсын!

Туган якның тугры кошлары без,

Уйламадык читкә китәргә...

Кендек каны тамган изге җирне

Ничек инде ятим итәргә?

Бай һәм якты тормыш өмет итеп,

Бар да китсә ташлап авылын...

Өзеп-өзеп күңелләрне айкар

Җир ананың сагыш, зар-моңы...

Җиң сызганып куй да, изге җиргә,

Хезмәт тирең тамсын туфракка.

Чәчәк таҗын, иген башын ияр,

Даның китәр ерак-еракка.
 
Лариса Васильева.
 
(Әлеге язма Тукай районында чыгып килә торган “Якты юл” (“Светлый путь”) район газетасы сайтыннан алынды.)

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»