|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2021 Җәмгыять
"Илһам Шакировның дәвамчысы" - кем ул?15 февраль көнне Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Исән булса, аңа 86 яшь тулыр иде. Бу көннәрдә күпләр Илһам абый турындагы истәлекләрен барлый. Җырчы Булат Җиһаншин да “Матбугат.ру”га үзенең хатирәләре турында сөйләде. “Кечкенәдән (80нче еллардан) Илһам абый җырларын тыңлап үстек. Безнең өйдә аның тавышы магнитофоннан көн саен диярлек яңгырады. Илһам абыйны телевизордан күрсәткән көнне - үзе бер бәйрәм иде. Мин аны Казанда яшәүче бер туганыбыз дип белеп үстем. Чөнки әти белән кыяфәтләре бик охшаш иде. Казанга барганда, мин 2,5 яшьлек бала, әти-әнидән" кайда соң Илһам Шакиров?", - дип сораганым исемдә.
--- |
Иң күп укылган
|