поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.02.2021 Җәмгыять

"Кар өстендә хатын-кызның бала табуын күреп алдык та ярдәмгә йөгердек..."

Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә төнлә белән тулгаклый башлаган хатынны хастаханәгә кертмәгәннәр. Каравылчы перинаталь үзәккә кертмәгәч, авырлы хатын баласын кар көрте өстендә тудыра башлый. Йөкле хатын һәм аны ире перинаталь үзәктә бәби табар өчен Киров районыннан килә. Алар түләүле хезмәтләр ала.

Тик каравылчы ир-ат йөкле хатынны һәм аның ирен ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән очракта гына кертә алам дип белдерә. Ашыгыч ярдәм исә каршы яктагы бинада урнашкан. Ләкин тулгагы башлану сәбәпле, йөкле хатын анда барып җитә алмый, ул медицина оешмасының коймасы янында кар көрте өстендә бала тудыра башлый.
 
Хатынга ярдәмгә ашыгыч ярдәм станциясеннән табиблар килеп җитә. Бала таба башлаган хатынны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр күтәреп алып баралар. Ул баласын медиклар машинасында тудыра. Шуннан соң яңа туган сабый белән аның анасын шул ук перинаталь үзәккә китерәләр.
 
Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйганы тикшерү бара.
 
Төбәк хакимияте хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау комитеты белешмәсе буенча, авырлы хатын һәм аның ире шәхси машинада була, алар үзәкнең төп капкасы янына килеп туктый, бу капка төнлә ябык тора. Каравылчы машина белән башка капкага килергә әйтә, анда тәүлек әйләнәсе кабул итәләр. Гадәттә авырлы хатыннарны төнлә ашыгыч ярдәм машинасы шунда алып килә. Бала дөньяга килгәч үк аны анасы белән бергә перинаталь үзәк палатасына салдылар, диелә бу хәбәрдә.
 
Хәзерге вакытта ана белән баланың хәле канәгатьләнерлек. Түләүле хезмәт өчен акчаны кире кайтарачаклармы — анысы әйтелми, диелә бу хәбәрдә.
 
Башка керү юлы булуы турында белешмәне перинаталь үзәкнең башка хезмәткәре дә раслаган. «Шәхси автомобиль килде. Кем килгәнен кем белсен? Төнлә анда каравылчы булмый. Биредә янгын диспетчеры гына була. Монда беркемне кертмиләр дә, чыгармыйлар да. Ул (каравылчы) камералардан күргән», — ди бу кеше.
 
Якында урнашкан ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәре сүзләренчә, табиблар авырлы хатынның тавышын ишеткән һәм йөгереп чыккан. Бәхеткә, табиблар арасында акушер да булган.
 
«Ул (авырлы хатын) ыңгырашты, хәле начар булуын әйтте, „ярдәм итегез“ дип ялварды. Кар өстендә хатын-кыз ятуын, аның бала табуын тәрәзәдән күреп алдык та ярдәмгә йөгердек. Ул машинада бәбиләде», — дип сөйли ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәре.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»