поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
08.02.2021 Җәмгыять

Татарcтан китап нәшриятында уникаль басма дөнья күрде (ВИДЕО)

Татарcтан китап нәшриятында уникаль басма - ике томда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» басылды. Яңа китаплар турында иң кызыклы мәгълүматлар белән Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин бүлеште. Карыйбыз:

Әлеге басмалар татар теленең барлык сүз байлыгын үз эченә ала. Аның һәр томына 11 меңгә якын сүз һәм 2 меңнән артык фразеологик берәмлек кергән. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең киң кулланыштагы актуаль лексикасы һәм фразеологиясеннән, төрле фән һәм җәмгыять тармакларына караган атамалардан гыйбарәт.

Бүгенге көндә татар теленең күптомлы фундаменталь аңлатмалы сүзлеге- күләме һәм эчтәлеге буенча иң тулы басма. Элек чыгарылган сүзлекләрдән аермалы буларак, әлеге басма соңгы вакытта сөйләмгә кергән бик күп яңа сүзләрдән тора. Сүзлек хәзерге җәмгыятьтә һәм кешеләр тормышында барган үзгәрешләрне исәпкә алып төзелгән. Моннан тыш, сүзлеккә алдан чыгарылган белешмәлекләрдә исәпкә алынмаган бик күп сүзләр кертелгән. Мәсәлән, укучы сүзлектә аккаунт, албит, аятулла, баннер, бәрмөгез, болгыр, гомрә, гонван, дәмләмә, җәзвә һ. б. сүзләрне таба ала.

Сүзлекнең төзүче авторлары – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре: лексикография бүлеге мөдире – Ринат Сәфәров, шулай ук филология фәннәре кандидатлары, лексикография бүлеге хезмәткәрләре – Фирая Гаффарова, Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Эльвира Сафина, Ольга Галимова. Сүзлек өстендә фундаменталь эш Татарстан китап нәшриятының югары профессиональ редакторлары белән берлектә алып барылды.

Киләсе елларда калган томнарны чыгару күздә тотыла. Алты томга барлыгы 80 меңгә якын сүз кертелер дип уйланыла. Тиздән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең ике томы да нәшриятның фирма кибетләренә сатуга чыгачак, www.tatkniga.ru сайты аша заказ бирергә мөмкин булачак, шул исәптән, гомуми файдалану өчен, республика китапханәләренә дә тапшырылачак.
 

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы