поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.02.2021 Мәдәният

Тинчурин театрында “Утка очкан күбәләктәй...” спектакле премьерасы көтелә

21 һәм 22 февраль көнне 17:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Утка очкан күбәләктәй...” спектакле премьерасы була. Әсәрнең авторы – Нәбирә Гыйматдинова (Тәслимә Хәләф инсценировкасы). Спектакльнең жанры – романтик драма.

Режиссёры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, композитор – Ильяс Камал, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров. Яшь чикләве – 16+.

Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар; Татарстанның атказанган артистлары – Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Харис Хөснетдинов. Театрыбызның талантлы артистлары – Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров, Лилия Камалиева, Диләрә Фәттахова, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин; театрыбызның баянчысы – Алмаз Ахунов. Һәм Казан театр училищесы студентлары катнаша.

Спектакль турында:

Җаны яктыга, җылыга тилмергән, мәхәббәткә, назга сусаган Мөнәвәрәне ире сугышка киткәндә үз урынына урманчы итеп калдыра. Яшь хатын Сәфәре утырткан урманны күз карасыдай кадерләп саклый. (Хәер, халык урманга тими, кырыс холыклы Сәфәр кайтыр да, җәзасын бирер дип курка).

Көннәрнең берендә, ирен көтеп дүрт ел буе беръялгызы урманда җан асраган Мөнәвәрәнең “күңел урманы”нда көтелмәгән үзгәреш була.
Йөрәгендә мәхәббәт давылы купкан Мөнәвәрә ике ут арасында кала. Инде нишләргә? Табигате белән коры, тупас ирен көтәргәме, әллә “гомер буе салкын кочакта туңып яшәгәнче, янып үлүем артык” дип, гүя күбәләктәй, утка ташланыргамы?

“Утка очкан күбәләктәй...” – хатын-кыз җаны һәм соңлап килгән мәхәббәтнең татлы да, ачы да икәнлеге турында романтик спектакль.


---
Тинчурин театры
№ --- | 05.02.2021
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»