|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2021 Фаҗига
17 каттан егылып төшеп 5 айлык сабыйны үтергән кешенең кем булуы ачыкланганВоронеж шәһәрендә бер ир, тәрәзәдән коляска өстенә егылып төшеп, андагы баланы үтергән. Вакыйга югары катлы йорт ихатасында булган. Шаһитлар сөйләвенчә, ана бала белән тротуардан китеп барган вакытта кисәк кенә коляска өстенә кеше очып төшә. Сабыйга нибары 5 ай булган. Вакыйгадан соң күп тә үтми бала ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Ана кеше коточкыч шок кичергән, медиклар аңа тынычландыра торган укол ясаганнар.
Ахырда 17 каттан егылып һәлак булган ирнең 20 яшьтә булуы ачыкланган. Ул Сәнәгать-гуманитар колледжы студенты булган.
Нибары 5 ай яшәп калган сабый гаиләдә бердәнбер бала булган.
Мондыйны дошманыңа да теләмәссең. Ходай күрсәтмәсен. Коточкыч фаҗига.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: diapazon.kz
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|