|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2010 Милләт
ТАТАР БЕТСӘ, МАРИ ДА БЕТӘ...Халык санын алу алдыннан читтәге милләттәшләребезгә җанисәпнең мөһимлеген, милли мәсьәләләргә кагылышлы үзенчәлекләрен аңлату өчен, Татарстаннан бер төркем галимнәр, артистлар, язучылар төрле төбәкләрдә очрашулар уздыра. Шундый чараларның берсендә «Шәһри Казан» газетасы редакциясе дә катнашты. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимов һәм К.Тинчурин исемендәге театр артистлары белән берлектә, Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә булып кайттык. Ишәкле сәгать, Чавайна бульвары...
Читтәге ватандашларыбыз безне бик җылы каршы алды. Казанда чакта милләт өчен борчылып йөргән, «Азатлык» хәрәкәтенең активисты Рамай Юлдашевны бу республикада күрермен дип уйламаган идем. Баксаң, ул инде дүртенче ел биредәге татар милли үзәгендә хезмәт итә икән. Гомумән, республикада татарлар шактый – 53 мең кеше. Бу мондагы халыкның 6-7 процентын тәшкил итә. Шәһәрдә мәчет тә эшләп килә, тик чиркәүләр күбрәк. Халык моны үзенчә аңлата. Баксаң, аларның Президентлары, ниндидер авырудан котылу өчен, 17 гыйбадәтханә салдырырга тиеш, имеш. Шуңа да чат саен чиркәү калкып утыра. Бездәге Бауман кебек, аларда Чавайна бульвары бар. Дөрес, анда урамнар чистарак кебек тоелды. Кешеләр дә билгеле бер тәртипкә күнеккән. Җиргә чүп ташламыйлар, юл аша чыкканда да светофорның яшел уты янганын сабыр гына көтеп торалар. Ни хикмәт, урамнарда милиционерлар да күренми диярлек. Шәһәр үзәгендә салынган иң матур соборларның берсе белән Санкт-Петербургны хәтерләтә. Олысы да, кечесе дә шул мәйданга җыела. Биредә театральләштерелгән сәгать урнашкан. 60 минут саен тарихи мәгънәгә ия ишәк, аркасына икона асып, сәгатьнең бер ишегеннән чыгып, икенчесеннән кереп китә. Эшсезлек проблемасы монда да актуаль. Урманнан кыргый слива, гөмбә җыеп, базарда сату итүчеләр дә бар. Кызганыч, быелгы көчле янгыннар шактый гына зыян китергән. «Күп кенә хайваннар урманнардан качарга мәҗбүр булды, җиләк, гөмбә күпләп үсә торган урыннар кап-кара күмергә әйләнде. Ул тирәләрдән үтеп китү дә куркыныч», – ди Рамай. Кызлар борынгы чигү төрен үзләштерә. Милли киемнәр тегеп сата торган махсус кибет тә эшләп килә. Баксаң, марилар өчен гадәти көнне дә милли киемнән йөрү берни түгел. Һәр хатын-кызның гардеробында бер-ике милли күлмәге бар икән. Ә менә марилар туган телләрендә сөйләшергә оялалар. Аның каравы, күбесе татар теле белән кызыксына. Хәтта татар телен үзләштереп, татар егетенә кияүгә чыгып, Татарстанга күченергә теләүчеләр дә юк түгел, ди.
Мари + татар
Йошкар-Олада Татар иҗтимагый үзәге Россиядә беренчеләрдән булып 1980 еллар азагы-90 еллар башында оеша. 1997 елдан ул Татар милли мәдәният үзәге булып рәсмиләштерелә. Үзәкнең үзенә аерым бинасы бар. Анда бию, татар теленә өйрәтү, спорт түгәрәкләре эшләп килә. Аның хезмәткәрләре Нәүрүз, Сабан туе, Нардуган кебек бәйрәмнәр оештыра. «Мөслимәләр» клубын эшләтергә тырыша. Тик Мари Элда татарлар белән эшләү авыр, ди белгечләр. Алар, шактый күп булсалар да, һәрберсе үз «кабырчыгына» бикләнгән. Аннары секталарның колач җәюе дә шактый каршылык тудыра. Мәсәлән, «Мөслимәләр» клубына килгән хатын-кызларның да кайсы диндә икәнен әйтүе читен. Алар өчен өстәл артына утырып ашау гөнаһ, балага сәхнәгә чыгып шигырь сөйләргә ярамый, хәтта Корбан гаетен дә бәйрәм итмиләр. «Мин монда беренче тапкыр килгәч, татар теле укытучысы кирәк түгелме икән, дип милли мәктәп эзли башлаган идем, миннән чигәләренә төртеп көлделәр генә», – дип искә ала тумышы белән Кукмара районыннан булган Татар милли үзәгенең директор урынбасары Равия Мусина. Баксаң, биредә бер генә татар мәктәбе дә, балалар бакчасы да юк икән. «Татар бетсә, мари бетәчәген яхшы аңлыйбыз без. Ләкин моны халыкка аңлату шундый авыр. Йошкар-Олада иң якын татар авылы 120 чакрым ераклыкта урнашкан. Һәр авыл үзенә бертөрле. Җанисәп алдыннан, халык белән очрашып, агитацияләр уздырырга уйлап торабыз әле», – ди ул. Татар концерт һәм театрларына да бик сирәк йөриләр монда. Ә шулай да тинчуринлыларны карарга күп кеше килгән иде. Зал шыгрым тулы. ТРның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия апа Мәхмүтованы күрергә килүчеләр дә шактый. Киләчәктә татар спектакльләре Татар милли үзәгендә узачак, дип белдерә Рамай Юлдашев. Ничә еллардан соң, ниһаять, октябрь аенда 400 кеше сыйдырышлы тамашачылар залын төзекләндерә башлаячаклар. Бу эшкә Мари Эл Республикасының Мәдәният министрлыгына яңа гына килгән белгеч – Актаныш егете Марат Гарипов алынган. Татар теле шәһәр мәктәпләрендә укытылмаса да, укучылар Татар үзәге оештырган чараларда теләп катнашалар. Мәсәлән, М.Җәлил истәлегенә багышлап уздырылган шигырь бәйрәмендә мари һәм рус балалары, вата-җимерә булса да, татарча сөйләргә омтыла. «Ул бәйгедә башкаладагы 30 мәктәпнең 24е катнашуы безне бик сөендерде. Шәһәрнең бер мәктәбендә, укытучылар тырышлыгы белән, татар телен фән буларак укытырга да планлаштыралар», – ди Равия Мусина. Гомумән, татар белән мари бик дус-тату яши. Мариларның үз радио һәм телевидениеләре бар. Көненә бер сәгать татар телендә дә радио эшләп ала. Күпләр «Татарстан – Яңа Гасыр» каналын карыйлар. Телне белмәсәләр дә, бу ике милләт кешеләре бер-берен аңлый. Сүзләре дә охшаш бит. Мари телендәге 4 меңнән артык сүз төрки-татар теленнән алынган.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Ибраһимовның җанисәп вакытында 7 нче графага аеруча игътибарлы булырга, татарлыгыбызны саклап калырга өндәгән чыгышын халык бик кызыксынып тыңлады. Спектакльдән соң Татарстаннан килгән делегатлар – татар телендә, ә мариэллылар марича кара-каршы җырлап саубуллаштылар.
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|