|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2021 Мәдәният
“Көнчыгыш әкиятләре” күргәзмәсе ачыла4 февральдә Габдулла Тукай әдәби музеенда танылган рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның "Көнчыгыш әкиятләре" дип аталган күргәзмәсе ачыла. Монда рәссам эшләгән төрле жанрлар күрсәтеләчәк: этник тормыш, ландшафт эскизлары, портретлар һәм буяуларда гәүдәләнгән әкияти хатын-кыз образлары. Әнвәр Сәйфетдинов Казан сәнгать мәктәбен һәм В.И.Суриковисемендәге Мәскәү дәүләт институтын тәмамлаган,Татарстан Рәссамнар Берлеге әгъзасы, "Дастан" сәнгать төркеменә нигез салучы, Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залының түшәмендә картина ясаган шәхес. “Көнчыгыш әкиятләре” күргәзмәсе 3 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Милли музейның рәсми сәхифәсе.
--- |
Иң күп укылган
|