|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2021 Шоу-бизнес
Чулпан Йосыпова улына матур исем кушкан“Аллага шөкер, без өйдә. Бик зур рәхмәт бөтен туганнарга, дусларга матур теләкләрегез өчен. Әти-әнием, сеңлемә, улым Султанга. Алыштыргысыз безнең табибебез Биктимиров Фидаиль Мансуровичка, - дип яза популяр җырчы, - Һәм иң зур рәхмәтем тормыш дулкыныма. Әтисе, рәхмәт, 9 ай янәшәмдә булдың, мәхәббәтеңне, яратуыңны сизеп яшәдем, һәрбер адымымны синең ярдәмең белән атладым, һәрбер секундын минем белән булдың. Улларыбызны мәхәббәттә, бәхеттә, сәләмәтлектә устерергә, кеше итәргә язсын”. Инде сабыйның исемен дә белдек – Вагиз (Вәгыйз буладыр инде татарча). Бик күпләр сораган. Һәм Чулпан җавап биргән.
--- |
Иң күп укылган
|