|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2021 Мәдәният
Равия Мухина: “Ак чәчәкләр кебек” әсәреннән соң тамашачының күңелендә "нигә мин табиб булмадым икән?" дигән сорау туар!”6, 7 һәм 8 март көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә "Ак чәчәкләр кебек" спектакленең премьерасы булачак. Аңа кадәр әлеге пьесаның авторы - Россия һәм Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина белән әңгәмә тәкъдим итәбез. - Үзегезнең автобиографиягезне кыскача сөйләп үтсәгез иде, табиб (ревматолог) һөнәренә ничек килдегез? - Чыгышым белән - Татарстанның Кукмара районы Березняк авылыннан. Гаиләдә биш кыз үстек. Мин дүртенчесе. Әти-әнием гомерләрен укытучылык һөнәренә багышлады. Һөнәр сайлаганда, һичшиксез, аларның һәрчак кешегә ярдәм итәргә әзер торуылары төп этәргеч булгандыр. Нәни чакта ук, буш вакыт булуга, медпунктка йөгерә идем, андагы дару исләре ул чакта ук якын иде. Аннары Казан медицина училещесын һәм Казан медицина институтын тәмамлап, баштанаяк яраткан эшемә чумдым. - Автобиографик әсәр язу идеясе ничек килде? Сезнеңчә әлеге китапның үзенчәлеге нәрсәдә? - Балачактагы хыялымның тормышка ашуы, беркайчан да биргән Антымнан читкә тайпылмау, шушы һөнәрнең игелекле юл булуына инануым әсәр язуга этәрде. Санитарка булып башлап, иң түбән баскычларны үтеп, әкренләп күтәрелү дәверендә Табиб һөнәренең барлык нечкәлекләрен үз күңелем аша үткәргәнгә күрә, бу изге, әмма шактый авыр юлны үтүчеләрне – ак халатлы фәрештәләрне олылыйсым, табибларга мәдхия әйтәсем килү теләге кулыма каләм алырга өндәде. - “Ак чәчәкләр" китабының авторы Г. Әпсәләмов һәм Гөлшаһидә образының прототибы Рәйсә Шәрәфетдиновна белән күрешү сездә нинди кичерешләр калдырды? - Мәктәп елларыннан ук “Ак чәчәкләр” романын кулдан төшермәдем. Әлбәттә, Гөлшаһидә образының прототибы – профессор, табиб Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновна белән күрешү хыялы бар иде. Әлеге очрашу кичерешләрен аңлатып бетереп булмый! Алга таба, кулга-кул тотынып, уй-фикерләр, тәҗрибәләрне уртаклашу бәхете елмайды. Белеме, гадилеге, күңел чисталыгы, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер торган, чын мәгънәсендә, олы шәхес булган Рәйсә Шәрәфетдиновна мәңге безнең йөрәкләрдә. - "Ак чәчәкләр кебек" премьерасыннан соң тамашачыларда нинди хис-кичерешләр туар дип уйлыйсыз? - “Ак чәчәкләр кебек” әсәрен караганнан соң һәр тамашачының күңелендә - "нигә мин табиб булмадым икән?" - дигән сорау туар!
--- |
Иң күп укылган
|