|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2021 Сәясәт
Казанда бүген протест акцияләре уза, тоткарланучылар арасында сәясәтче Максим Шевченко да бар (ВИДЕО)Бүген илебезнең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да каршылык акцияләре уза. Татарстан башкаласында протест чаралары төрле җирдә булды, шул исәптән Камал театры каршысындагы мәйданда да. Узган шимбә көнне кебек үк тоткарланучылар, кулга алынучылар шактый. Хәер, узган атнаны кебек бүген журналистларны кулга алу очраклары турында бик ишетелми. Шулай да, Мәскәүдән килгән сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченконы Казанда Росгвардия хезмәткәрләре кулга алган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны Болакта Казан Кремленә барган вакытта тоткарлаган. Документларны тикшергәннән соң, сәясәтче җибәрелгән үзе. Максим Шевченко - Владимир өлкәсе депутаты, элек РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы иде.
“Татар-информ”нан Максим Шевченконы тоткарлау видеосы: Гомумән, Навальныйны яклап оештырылган протест чараларында бүген Россия буенча 3000гә якын кеше кулга алынган дип исәпләнә. Көн әле бетмәгән.
Казандагы бүгенге каршылык акцияләрен “Бизнес-Онлайн” басмасы бик җентекләп яктыртып бара. Бу символик фото да шул басмадан:
--- |
Иң күп укылган
|