поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.01.2021 Хәйрия

"Бу диагнозны ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте"

“Бу мөмкин түгел. Бәлки хата киткәндер”. Биектауда яшәүче 4 яшьлек Адиләнең әти-әнисе үзләрен башта әнә шулай юата. Ышанырга теләмәсәләр дә, анализлар нәтиҗәсе әнисе Алсуның күңеленә шик кертә.

– Кызым бер ел элек декабрь аенда авырый башлады. Хәле юк, йөткерә иде. Салкын тигән дип дәваладык. Антибиотиклар да эчерттек. Тик нәтиҗәсе булмады, – дип искә ала гаилә башлыгы Линар. – Аптырагач, хатыным белән Республика  балалар клиник хастаханәсенә алып барырга булдык. Кан анализлары кызыбызда лейкоз икәнен күрсәтте. Бу диагнозны ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте. Тормышыбыз икегә бүленде. Бик авыр иде ул чакта. Алсу, үзе дә табибә булса да, балада яман чирдер, дип уйласа да, әйтергә курыккан.
 
– Шул көннән тормышның асты өскә килде. Кызым тәүлек буе система астында ята. Берни дә аңламый. Кечкенә иңнәренә нинди авырлык төшкәнне белми әле ул. Дару эчкәндә дә елый, уколлар да салдырасы килми. Ә безнең аны бу чирдән коткарасы килә, – ди әнисе Алсу.
 
Адиләгә чит кешеләр белән күрешергә ярамый. Шуңа да ул үз палатасында гына утыра. Табиблар махсус диета белән ашаталар. Ә сабый боларның кирәген аңламый. Элегрәк уйныйсы килсә, хәзер инде хәле юк икән. Бернәрсәгә дә шатланмый, хәтта мультфильм да карамый. Антибиотиклар күп кабул итү аркасында, сабыйның авыз эчләре бозылып беткән. Эче дә авырта икән.
 
– Бар авыртулары кимегән иде. Инде сөенеп кенә куйган идем. Кызымның чәчләре коела башлады. Моны күрү бик авыр, – ди әнисе.
 
Адиләне чит илдә дәваларга җыеналар. Линар Казан табибларының дәвалавына да риза, әмма күңелләрендә үкенеч калудан куркалар. “Бары тик бер теләк – баланы терелтәсе иде, – ди Линар. – Әмма безнең матди хәлебез авыр. Адилә авырып киткәч, кечкенә улымны тәрбияләү – минем җилкәдә. Әле аңа – ике генә яшь. Бакчага урнаштырып булмый, кешегә калдырып эшкә чыга алмыйм. Шуңа да без яхшы күңелле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз. Ир кешегә акча сорау килешеп бетмәсә дә, башка чарам юк. Балам бу авыру хакында бөтенләй онытсын иде!”
 
Сабыйга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен Линар Әлфит улы Велиуллов исемендәге Саклык банкы картасының номеры: 4276 6200 2317 7896.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.01.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»