|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2021 Мәдәният
«Без – кырык беренче ел балалары» фильмы кастингында танылган артистлар белән бергә тәҗрибәсе булмаганнар да көч сынашты (ВИДЕО)«Татаркино» оешмасы бинасында танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг узды. Кинокартинаның иҗади төркеме - “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов һәм фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров иде. 100дән артык катнашучы үз осталыкларын күрсәтте. Алар арасында танылган артистлар белән беррәттән махсус һөнәри белеме һәм кинода төшү тәҗрибәсе булмаганнар да бар иде. Кастингка килүчеләргә төп шарт итеп татар телендә камил сөйләшү куелды, чөнки фильм татар телендә төшереләчәк.⠀
--- |
Иң күп укылган
|